Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре барышында Адана провинциясе губернаторы Хөсәен Авни Джош белән очрашты.
Очрашуда шулай ук РФ Илчелегенең Төркиядәге киңәшчесе Александр Епифанов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, “ОЭЗ ППТ Алабуга” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “ОЭЗ Иннополис” ААҖ генераль директоры Игорь Носов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамиль Агеев һәм башкалар катнашты.
Төркия Республикасы ягыннан очрашуда бизнес-берләшмәләр вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында яклар ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр, Татарстан Республики һәм Төркия Республикасының Адана провинциясе арасында тышкы сәүдә әйләнешен арттыру мөмкинлекләрен карадылар.
Рөстәм Миңнеханов Адана провинциясе губернаторы Хөсәен Авни Джошка җылы кабул итүе, шәһәрнең эре производство мәйданчыклары белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты кыскача республика икътисады үсеше, “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ, “Казаноргсинтез” ААҖ, Горбунов ис. Казан авиация производство берләшмәсе, “КАМАЗ” ААҖ кебек эре сәнәгать компанияләренең эшчәнлеге турында сөйләде.
Төркия бизнесы вәкилләре нефть химиясе өлкәсендә, тукымалар сәнәгатендә һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү буенча кызыксынуларын белдерделәр.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда Төркиянең тукымалар сәнәгате компанияләре урнашуы республиканың гына түгел, ә Россия базарына да чыгарга мөмкинлек бирәчәк. “Без төрек бизнесы белән хезмәттәшлекне үстерү яклы”, - диде, аерым алганда, ТР Президенты.