Рөстәм Миңнеханов: Татарстан үзенең эре предприятиеләре продукциясен яңа базарларга, шул исәптән Индонезия базарына чыгару белән кызыксына

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезия Республикасы Халык консультатив конгрессы(Парламентының Югары Палатасы) регионнары вәкилләре Советы Рәисе Ирман Гусман белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды, Татарстан ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республика мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге Линар Якупов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, Индонезия делегациясе әгъзаларын сәламләп, аларга Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Kazansummit – 2014 VI халыкара икътисадый саммитында катнашулары өчен аерым рәхмәт белдерде.

Сезнең Татарстанга сәфәрегез уңай тәэсирләр калдырыр, яңа икътисадый багланышлар урнаштырырга һәм киләчәктә Россия һәм аның регионнары белән хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәр, дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов кунакларга.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия 2005 елда ИХОда күзәтүче статусы алган иде, һәм бу Татарстанга, Россия регионнарының берсе буларак, илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга үз өлешен кертергә ярдәм итәчәк,Татарстан киләчәк хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына.

Безгә мөнәсәбәтләрне активлаштырырга кирәк, Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан икътисады үсешенең төп юнәлешләрен билгеләп чыкты.

Татарстан үзенең эре предприятиеләре продукциясен яңа базарларга, шул исәптән Индонезия базарына чыгару белән кызыксына, диде Рөстәм Миңнеханов, бу зур йөк машиналары, компрессорлар, вертолетлар, шиналар һәм башкалар, моннан тыш, безнең регион Индонезиядән дә товарлар кертергә җыена – электроника, текстиль, авыл хуҗалыгы продукциясе.

«Без аңлыйбыз, бездә бизнес үсешенең дәрәҗәсе шундый, эшмәкәрләрнең сату базарларын киңәйтүдә ихтыяҗлары булырга мөмкин, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Һәм Татарстан базарында булулары аша Россия һәм БДБ илләре базарларына чыга алалар».

Үзара уңышлы хезмәттәшлек юнәлешләре арасында ул туризм, спорт юнәлешен һәм мәдәниятны атады.

Индонезия Республикасы Халык консультатив конгрессы(Парламентының Югары Палатасы) регионнары вәкилләре Советы Рәисе Ирман Гусман, үз чиратында, делегация вәкилләре исеменнән Рөстәм Миңнехановка визитны оештыру өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Индонезия вәкилләренең Kazansummitта катнашулары Индонезия белән Россия арасында мөнәсәбәтләрнең ныгуына ярдәм итәчәк, шулай ук Индонезия белән, федерация субъекты буларак, Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне дә ныгытыр.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Индонезия Татарстанда җитештерелгән продукцияне актив куллана. Алар арасында: вертолетлар (Ми), шулай ук “КАМАЗ” ААҖ авыр йөк машиналары.

Шуннан Ирман Гусман кыскача ил икътисады турында сөйләде, аерым Россия белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар итте.

Ирман Гусман искәрткәнчә, 2015 елда Индонезия АСЕН илләре (Көньяк-Көнчыгыш дәүләтләре ассоциациясе) бердәм базарының өлеше булачак, шулай ук ул Рөстәм Миңнехановны тагын бер кат илләренә киләргә чакырды – тик бу юлы Джакартага гына түгел, ә башка провинцияләргә дә барырга өндәде, анда нефть тармагы, авыл хуҗалыгы һәм башкалар үскән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International