Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014тә катнашучы дипломатик миссияләр башлыкларын Сабантуй милли бәйрәменә чакырды
2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләренең алтынчы халыкара икътисадый саммитында катнашучы дипломатик миссияләр башлыкларын Сабантуй милли бәйрәменә чакырды.
Очрашу Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды.
Очрашуда Согуд Гарәбстанының, Суданның, Тунисның, Алжирның, Гыйракның, Катарның, Бәхрәйннең, Индонезиянең, Малайзиянең, Берләшкән Гарәп Әмирлегенең һәм башка илләрнең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре катнашты.
Сезнең монда булуыгыз халыкара икътисадый саммитына югары статус бирә, диде Рөстәм Миңнеханов, бүген бу – Россия белән ислам дөньясын якынайтучы реаль мәйданчык.
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, бу ислам дөньясы илләре илчеләре белән беренче генә очрашу түгел, үзара конкрет проектлар белән беркетелгән яхшы багланышлар урнаштырылган.
Мондый очрашулар үзара элемтәләргә һәрвакыт уңай тәэсир итә, диде Рөстәм Миңнеханов, региональ дәрәҗәдә аралашу Россиягә ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.
Очрашуда катнашучылар саммитның динамик үсешен, имиджы елдан-ел ныгуны билгеләп үттеләр. Алар фикеренчә, Татарстанга визитлар – Россия регионнарының берсендәге мәдәният, тел һәм традицияләр белән танышу өчен уникаль мөмкинлек.
Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләр киләчәктә дә икътисадый, мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендә багланышларны ныгытырга кирәклеген белдерделәр.
Конкрет тәкъдимнәр белән Согуд Гарәбстаны, Тунис, Малайзия, Катар, Индонезия илчеләре чыгыш ясадылар.
Рөстәм Миңнеханов дипломатик миссияләр башлыкларын татарларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен төгәлрәк белү өчен якындагы шимбә көнендә Татарстан Республикасының Лаеш районында булачак Сабантуй милли бәйрәменә чакырды.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз