Татарстан Президенты: "Kazansummitтан сәяси дивидендлар артыннан икътисади дивидендлар булачак"

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Казанда Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммитын даими рәвештә уздыру халыкара мәйданда Татарстанны тану дәрәҗәсен арттыруда һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүдә мөһим звено булып тора. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 кысаларында Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы ММЧ вәкилләре белән очрашу барышында белдерде.

Беренче чиратта, журналистлар ТР Президентының “Kazansummit” кебек чараның мөһимлеге турында фикере белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халыкара мәйданда Татарстан Республикасын таныту вакыт таләп итә, ләкин, вакыт узу белән, бу эштән нәтиҗә тагын да күбрәк сизеләчәк.

“Безнең илне начар беләләр, белсәләр дә, ешрак начар яктан, - дип искәртә Р.Миңнеханов. – Без, кызганычка каршы, ислам дөньясы белән кайбер элемтәләрне югалттык. Ә Татарстан, ислам дине таралган төбәк буларак, Россия һәм мөселман илләре арасында бәйли торган звено булып тора”.

ТР Президенты фикеренчә, ислам дөньясы бик консерватив, эшмәкәрләр үз акчаларын инвестиция итеп кертергә җыенган урынны бик җентекләп өйрәнә.

“Без форумнан нәтиҗә булыр дип көтәбез, ләкин ул тиз арада булмаячак, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең форумга килүче кешеләр күргәннәрдән еш кына яхшы яктан гаҗәпкә кала, алар аннан соң, безнең илгә, республикага башкача карый башлый”.

“Инвесторлар, һичшиксез, киләчәк. Ләкин бу бездән тора: без аңлаешлы, ачык булырга һәм безнең илгә килүче инвесторларның ихтыяҗларын кайгыртырга тиеш”, - дип саный ТР Президенты. - Бу эш сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Хәзерге вакытта “Kazansummit”тан сәяси дивидендлар күбрәк, ләкин алардан соң һәрвакыт икътисадыйлары була”.

Р.Миңнеханов республика җитәкчелегенең Татарстан продукциясе өчен базарларны диверсификацияләргә җыенуы турында сөйләде. “Безнең икътисад хәзер Европага йөз тота: ул үсмәгәндә, - без дә үсмибез. Һәм без яңа базарлар эзләргә мәҗбүр”, - диде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, ислам дөньясы илләре белән эш итүдән тыш, Татарстан җитәкчелеге хәзер Кытайдан инвесторларны җәлеп итү буенча актив эшли.

Татарстанның ни дәрәҗәдә агросәнәгать комплексында инвестицион проектлар белән кызыксынуы турында сорауга Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, инвестицияләр һәм төзелгән системалы эш булганда, Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен ике-өч тапкырга арттыра ала. Шуңа күрә республика агросәнәгать комплексында инвестицион проектларны тормышка ашырырга әзер.

ТР Президенты журналистлар белән әңгәмәдә “ислам финанслашуы” схемаларын һәм, бу схемаларны нәтиҗәле куллану өчен, законнарны тиешенчә үзгәртү яклы фикерен белдерде. “Татнефть” ААҖ перспективалары турында сорауга җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов аны Татарстанда “беренче номерлы компания” дип атады. Р.Миңнеханов сүзләренчә, компания өчен республикада үсеш өстенлекле була: моның өчен Татарстанда чыганаклар әле бар. “Миңа, республика Президенты буларак, компаниянең производствосын монда үстерүе мөһим”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул чираттагы тапкыр Мәскәү - Казан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелеше яклы фикерен белдерде. “Югары тизлекле магистраль – безнең илгә бик кирәкле проект дип ышанам”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International