Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Азнакайда Сабантуйда катнашты
2014 елның 8 июне, якшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән Азнакай муниципаль районына килде. Визит барышында ул кайбер объектларны карады һәм шәһәр Сабан туенда катнашты.
Иң башта ТР Хөкүмәте җитәкчесе Азнакай шәһәренең яңа микрорайонында төзелеп килгән укыту-тәрбия бирү комплексында төзелеш барышы белән танышты. Узган ел биредә 140 урынга исәпләнгән, барлык заманча шартларга туры китерелгән балалар бакчасы ачылган иде. 350 урынлык, йөзү бассейны, спорт залы булган мәктәп исә агымдагы елда укучылар кабул итәчәк. Моннан соң, Илдар Халиков Яшьләр бакчасында булды, Нефтьчеләр урамында барган "Шифа" сәүдә комплексы, православие чиркәве, мәчет, музей комплексы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сафка бастырылачак парк төзелешләрендә булды.
Аннан соң ТР Премьер-министры Азнакай шәһәр Сабан туенда катнашты. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында “Татнефть” ААҖнең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Белоруссиянең Ивье район депутатлар Советы рәисе Александр Хвасько һ.б. катнашты.
Милли бәйрәмебезне ачып, , Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин район халкының быел да бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килүен билгеләп үтте. Чәчүләргә республикада иң беренче керешеп, иртә вакытта тәмамладык. Беренчеләрдән булып печән әзерләүгә, сенаж салуга керештек, диде район башлыгы.
Быел район буенча 100 меңнән артык гектарда иген культуралары чәчелде. “Союз-Агро”, “Азнакай” агрофирмасы", “Марс”, “Тукай” җәмгыятьләре, “Таллы-Бүләк” хуҗалыгы, "Кәримов Ф.Р.", "Кәлимуллин И." крестьян-фермер хуҗалыклары чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Милли бәйрәмебезне терлекчеләребез, сөт савучыларыбыз да хезмәт уңышлары белән каршылый. Хуҗалыкларда эре мөгезле терлек саны соңгы елларда 5 меңгә артып, район буенча барлыгы 33 мең башка җитте.
ТР Хөкүмәт җитәкчесе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән Азнакайлыларга, бәйрәмдә катнашучы кунакларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. “Сабан туе – халкыбызның һәр елны көтеп ала торган күркәм
бәйрәмнәренең берсе, агымдагы елда ул Россиянең – 56, чит иллләрнең 24 төбәгендә бәйрәм ителә”, – диде ул һәм шәһәр, район предприятиеләре, аеруча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тырышып хезмәт куюлары өчен рәхмәт белдерде. Аннары Илдар Халиков Татарстан Президентының сәламләү хатын укыды һәм Азнакай хезмәтчәннәренә Дәүләт бүләкләре, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бу чара авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү, бәйрәм концерты һәм милли уеннарыбыз белән дәвам итте.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз