Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “ТКХ предприятиеләренә бурычлары өчен электр утын һәм газны сүндерергә кирәк”
2014 елның 11 июне, чәршәмбе
ТР Премьер-министры Илдар Халиков алдагы ягу сезонына уңышлы әзерләнү өчен, бурычлы предприятиеләргә газ һәм электр утын сүндерергә өндәде. Тиешле йөкләмәне ул ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә бирде.
“Ягу сезоны тәмамланды. “Газпром межрегионгаз Казань”, “Татэнергосбыт”ка һәм “Генерирующая компания”гә, агымдагы түләүләрне тулы күләмдә тәэмин итү өчен, барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк, шул исәптән, сүндерүне”, - дип белдерде ул.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин мәгълүматы буенча, агымдагы елның 1 нче июненә торак-коммуналь комплексы предприятиеләренең газ һәм электр энерниясен кулланган өчен срогы чыккан бурычы якынча 865 млн.сум тәшкил итә: электр энергиясен кулланган өчен - 55,8 млн. сум һәм 809 млн. сум – газ өчен.
Фәйзуллин сүзләренчә, газ өчен бурычларны бетерү өлкәсендә Азнакай, Чистай, Тәтеш, Буа, Сарман, Саба, Әтнә районнарында һәм Яр Чаллыда эш яхшы оештырылган. Бу юнәлештә эшчәнлекне Әгерҗе, Югары Ослан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Нурлат һәм Лениногорск районы башлыкларына көчәйтергә кирәк.
Предприятиенең генераль директоры урынбасары Илгизәр Хәбибуллин сүзләренчә, “Генерирующая компания” ААҖ алдында бурыч 1 нче июньгә 2 млрд. сумнан артык. Аннан 1 млрд. 817 млн. сум – халыкның бурычы. Бурычлар буенча Казан лидер булып кала, аңа 1 млрд. 98 млн.сум туры килә. Чаллы халкы 390 млн.сум бурыч җыйган, Түбән Кама халкы - 386 млн.сум.
“Газпром межрегионгаз Казань” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков хәбәре буенча, ТКХ предприятиеләренең газ өчен бурычы 892 млн. сумнан арткан, шул исәптән срогы чыккан бурыч - 810 млн.сум. Китерелгән мәгълүмат буенча, агымдагы елда түләүләрне җыю эше начарланган: үткән елда предприятиеләрнең 79 процентына шелтә булмаган булса, быел – 73 процентына.
Ханбиков проблемалы предприятиеләр арасында Кызыл тау коммуналь челтәрләрен, Әгерҗе районының “Теплосбыт”ын, Нурлат җылылык челтәрләрен, Бөгелмәнең җылылык челтәре предприятиесен, Яшел Үзән ПТС, Югары Осланның “Коммуналь челтәрләре”н һ.б. атады.
Агымдагы елның 1 нче июненә “Татэнергосбыт” ААҖ алдынды электр энергиясе өчен кулланучыларның срогы чыккан бурычы, компания директоры Рифнур Сөләйманов сүзләренчә, 538 млн.сум булган. Бурычның күпчелек өлеше идарәче компаниләргә, ТСЖ һәм ЖСКна туры килә. Ел башыннан үсеш 56 млн. булды, гомумән срогы чыккан бурыч - 336 млн.сум.
“Компанияләр үзләре өчен уңайлы позиция алды: халык түләсә - күчерә, түләмәсә - тиеш түгел”, - диде Р.Сөләйманов.
Утырыш соңында Илдар Халиков “Газпром межрегионгаз Казань” ЯАҖнә һәм “Татэнергосбыт” ААҖнә бурычлыларны газдан һәм уттан өзәргә кушты. “Сез сүндерергә, сүндерергә һәм тагын бер кат бар мөмкин булганны сүндерергә тиеш. Бу бик начар. Сәяси процессларга бәйсез рәвештә түләргә кирәк, аннан башка без нормаль рәвештә ягу чорына керә алмыйбыз”, - диде ул.
Премьер-министр шулай ук бурычлы предприятиеләргә закон нигезендә предприятиеләрнең банкротлыкка төшә һәм торгларга чыгарыла алуы белән янады. “Болар барысы да тикшерү документларын хокук саклау органнарына тапшыру белән бер үк вакытта барачак. Безнең башка юл юк”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз