Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Татарстанда төзелеп килгән Иннополиста булды
2014 елның 27 июне, җомга
Бүген РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашындагы делегация Татарстанның Югары Ослан районында төзелеп килгән Иннополис махсус икътисади зонасында булды.
Мәскәү кунакларының бүгенге визит программасы “Казан” тау чаңгысы комплексы территориясендә башланды. Биредә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис төзелеше проектын тәкъдим итте һәм инновацион үзәкне эшләтеп җибәрү этаплары һәм планлашытрылган куәте турында сөйләде. Кунакларга, Казанда берничә көн элек узган Бөтендөнья роботлар олимпиадасының Россия этабы турында фильм да күрсәтелде. Ярышларга Россиянең 41 төбәгеннән, шулай ук Казакъстаннан 700 дән артык катнашучы килгән иде.
Кунаклар Иннополис территориясен карарга юнәлделәр. Хәзер биредә төзелеш эшләре бара, әмма булачак шәһәрне күзалларга мөмкин инде. Махсус икътисади зона төзелешенең беренче чиратын агымдагы елның декабрендә тапшыру планлаштырыла, аннары компанияләр һәм аларның хезмәткәрләре урнаштырылачак. Торак, офис һәм инфраструктура объектлары берьюлы торгызыла, шуңа күрә бирегә беренче булып яшәргә килүчеләргә тулы тормыш алып бару өчен шартлар булачак. Бүген РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, быел Россиядә берьюлы 6 технопарк ачыла, әмма технопарк кына җитми, белгечләрне җәлеп итү өчен яшәү һәм эш урыннары, уку һәм ял урыннары булган тулы система булдыру зарур, Иннополис – шундый системалы проект үрнәге, дип билгеләп үтте.
Кунаклар А.С.Попов исемендәге технопарк бинасында булды. Бу 7 катлы түгәрәк бина 2014 елның февралендә төзелә башлады, декабрьдә эшләрне төгәлләү планлаштырыла. Төзелеш мәйданы 6 мең 910 кв. метр тәшкил итә, төзелешкә 2 млрд 655 млн сум сарыф ителгән. Аннары кунаклар югары технологияләр университетының уку-лаборатория корпусын карадылар: хәзер анда да төзелеш бара. Беренче чираты шулай ук агымдагы елның декабрендә тапшырылачак. Биредә төзелеш мәйданы 9,7 мең кв метр тәшкил итә.
Моннан ерак түгел торак микрорайон урнашкан, анда да төзелеш эшләре тулы көченә бара. Бу комплекс һәрберсе 4 әр катлы 4 бинадан тора.
“Татарстанда төзелә торган мәгълүмат технологияләре үзәге бөтенроссиянеке генә түгел, ә дөньякүләм булыр дип өметләнәм. Әлбәттә, “Ростех” читтә калырга тиеш түгел. Бүген бу шәһәр төзелеше проектын карадык һәм, хәтта безнең бина урнашачак урынны да билгеләдек. Шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче предприятиеләрне дә урнаштыра алабыз. Университет белән хезмәттәшлек итәчәкбез, үз белгечләребезне әзерләрбез”, - дип мөрәҗәгать итте “Ростехнологии” җитәкчесе Сергей Чемезов.
Роман Шәйхетдинов, үз чиратында, журналистларга Россия һәм чит ил ИТ-индустриясе өчен проектны этәрү чаралары алып барыла, дип сөйләде. Эре компанияләр белән сөйләшүләр бара, ә бүген Татарстан ИТ-индустриясе вәкилләре өчен тәкъдир итү чарасы оештырылачак.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз