Рөстәм Миңнеханов: «Без «КАМАЗ» мәнфәгатьләрен мөмкин кадәр күбрәк яклаячакбыз

2014 елның 27 июне, җомга

Татарстан җитәкчелеге «КАМАЗ»га, Чаллы шәһәрен барлыкка китерүче предприятие һәм Россиянең мөһим компанияләренең берсе буларак, ярдәм итәчәк һәм компания мәнфәгатьләрен мөмкин кадәр күбрәк яклаячак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Җыелышны компаниянең Директорлар советы рәисе - «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов алып барды.

Еллык хисап күрсәткечләренә караганда, 2013 елда «КАМАЗ» ААҖ 46,1 меңнән артык машина комплектлары, 43,2 меңнән артык двигательләр һәм көч агрегатлары чыгарган. Йөк автомобильләре сату күләме 2013 елда 43832 автомобиль тәшкил иткән, бу алдагы елга караганда 3,6%ка ким (45471). 38 мең машина Россия базарында реализацияләнгән, 5,7 мең машина экспортка җибәрелгән.

Компаниянең табышы бухгалтер исәбенең Россия стандартлары (БИРС) буенча 3,2 %ка кимегән һәм 107,2 млрд. сум тәшкил иткән. БИРС буенча чиста табыш 50,5%ка 2,056 млрд. сумга кадәр кимегән.

2013 елда компаниянең эш йомгаклары турындагы нотык белән «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин чыгыш ясады.Төп негатив фактор дип ул илдәге инвестицион активлык кимүне атады. Шуңа да карамастан, С.Когогин билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» 2013 елны лаеклы узды. Тулаем Россия буенча йөк автомобильләрен реализацияләү 27%ка кимесә, «КАМАЗ»да ул бары тик 4% кына тәшкил итте. Нәтиҗәдә компания Россия базарының шактый өлешен яулады, аны 33%тан 45%ка кадәр арттырды.

Бизнес нәтиҗәлелеген арттыру программасын гамәлгә ашыру нигезендә компания 2013 елда чыгымнарны 8,097 млрд. сумга киметте.

«КАМАЗ» ААҖ үсешенең мөһим юнәлешләреннән берсе – үсешкә инвестицияләр кертү булды. НИОКРга һәм төп фондларны модернизацияләүгә 4,73 млрд. сум кертелгән.

Сергей Когогин хәбәр иткәнчә, 2013 елда Daimler белән бергәләшеп эшләнгән яңа кабиналы «КАМАЗ-5490» магистраль йөк тарткычы чыгарыла башлады.

Daimler концерны белән хезмәттәшлек турында сөйләгәндә «КАМАЗ» ААҖ гендиректоры искә төшергәнчә, компанияне контрольдә тотуның чит илләр резидентына күчә алмавы турында карар кабул ителде.

Компания алдында торган төп бурыч – җитештерүне масштаблы реинжиниринглау.

Җыелыш барышында «КАМАЗ» ААҖ акционерлары чиста табыштан 10% күләмендә, ягъни 205,6 млн. сум итеп дивидендлар түләү өчен тавыш бирделәр. Инвестицион программаны финанслауга –1,23 млрд. сум, үткән еллар бурычларын түләүгә - 520,9 млн. сум, резерв фондын формалаштыруга 102,9 млн. сум җибәрелгән.

Шулай ук акционерлар компания Директорлар советының яңа составын сайладылар. Аның составына үткән ел белән чагыштырганда Daimler AG компаниясенең Россия буенча региональ үсеш директоры Арвид Тюркнер һәм Россиядә Daimler йөк автомобильләре бизнесын үстерү буенча вице-президенты Геральд Янк кертелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов акционерлар җыелышында чыгыш ясап, «КАМАЗ»ның республика һәм бөтен ил үсешенә керткән үсеше турында сөйләде. Р.Миңнеханов сүзләренчә, үткән ел республика өчен дә, «КАМАЗ» өчен дә киеренке булды, әмма куелган тырышлык предприятиегә җитештерү күләмнәрен саклап калырга һәм Россия базарында үз өлешен арттырырга мөмкинлек бирде.

«Тулаем үткән ел нәтиҗәләре уңай булды», - дип белдерде Р.Миңнеханов һәм ил җитәкчелегенең предприятиегә күрсәткән ярдәмен билгеләп үтте.

«Без киләчәктә дә «КАМАЗ» мәнфәгатьләрен дә яклаячакбыз һәм аны бөтендөнья базарына чыгарырга тырышачакбыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул республика Хөкүмәтенә предприятиегә үз продукциясен Россия һәм чит илләр базарына чыгаруда ярдәм итәргә кушты.

Р.Миңнеханов сүзләренчә, табигый газда эшләүче автомобильләр һәм автобуслар җитештерүне киләчәктә дә актив үстерергә кирәк. Ул искә төшергәнчә, кабул ителгән программа нигезендә якындагы киләчәктә республикада муниципаль транспортның күп өлеше газ-мотор ягулыгына күчереләчәк.

Татарстан Президенты профильсез активларны реструктуризацияләү сәясәтенең уңышлылыгын билгеләп үтте. Моның ачык мисалы – «КИП-Мастер», анда 680 мең квадрат метрда 238 компания эшли инде.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, инженер һәм профессиональ эшче кадрларга кытлык дәвам итә. Бу проблеманы хәл итү өчен Татарстанда 25 ресурс үзәге булдырыла, шулардан 5се быел эшли башларга тиеш. Машина төзелеше үзәге «КАМАЗ» белән бергә булдырылачак, компания белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында мондый килешүгә имза салынган инде. Монда студентлар укыячак һәм предприятие хезмәткәрләре үз квалификациясен арттырачак.

«Республика Хөкүмәтенә «КАМАЗ» белән бергәләп Чаллыда автомобиль төзелешенең инжиниринг үзәге проектын реализацияләүне төгәлләргә кирәк», - диде Р.Миңнеханов

Ул шулай ук Daimler концернының «КАМАЗ» акционер капиталында үз өлешен киләчәктә арттырмау турындагы карарын комментарлады. «Безгә «КАМАЗ»ны Россиянеке, Татарстанныкы итеп саклап калырга кирәк. Мин «КАМАЗ»ны чит ил компанияләренә сатуга каршы, - диде Татарстан Президенты. – Без «КАМАЗ»да төрле заманнар кичердек. Һәм бүген предприятие алдынгы тәҗрибә мәктәбе булып тора».

«Шәһәрне КАМАЗдан аерып булмый», без моны аңлыйбыз һәм компания мәнфәгатьләрен мөмкин кадәр яклаячакбыз, аны яңа базарларга чыгарачакбыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов».

«Ышанам ки – башкарылган эш һәм билгеләнгән курс нәтиҗәсендә «КАМАЗ» үзенең кыю проектларын гамәлгә ашыра алачак», - дип белдерде Татарстан Президенты үз чыгышы азагында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International