“Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы(Внешэкономбанк)” дәүләт корпорациясе Чаллыдагы «Кама Кристалл Технолоджи» ҖЧҖ заводында сапфир пыяласы производствосын киңәйтүгә 9 елга 4,5 млрд. сумлык кредит бирә. Кредит бирү турындагы килешүне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Чаллыда «Внешэкономбанк» идарә рәисе Владимир Дмитриев һәм «Кама Кристалл Технолоджи» проекты җитәкчесе Леонид Анисимов имзалады.
Имзалау тантанасы алдыннан мәртәбәле кунаклар Татарстанның иң югары технологияле предприятиеләренең берсен карап чыктылар. 2012 елда оештырылган заводта югары чисталыклы ясалма сапфир кристалларын үстерәләр. Шуннан кристалларны пластиналарга кисәләр, алар беренче чиратта югыра яктылыкл диодлар җитештерү өчен кулланылалар. Шулай ук соңгы вакытта сапфир пыяласы мобиль җайланмаларда кулланыла - Apple компаниясе әлеге материалны iPhone 5S смартфонында Home ноктасын каплау өчен куллана, Америка компаниясе әлеге сапфир пыяласын Чаллы предприятиесендә дә ала.
Экскурсия барышында кунакларга җитештерү барышын күрсәттеләр һәм предприятиенең Чаллы моношәһәре икътисады үсешенең комплекслы планы кысаларында оештырылганы турында хәбәр иттеләр. Федераль акчага, аерым алганда, яңа предпритие өчен энергетика инфраструктурасы булдырылды.
«Әлеге проект республик өчен бик мөһим – ул бөтен ил өчен мөһим, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Без бүген илебез югары технологияле икәне турында сөйлибез. Ә биредә экспортка баручы продукция җитештерелә».
«Якын арада без дөньбазарында эре уйнаучылар булабыз, - дип ышанып әйтте Татарстан Президенты. – Ә республика, ил өчен бу – эш урыннары, өстәлгән бәя, импортны алыштыру да. Заманча шартларда югары технологияле продукциянең Россия Федерациясе территориясендә җитештерелүе әһәмиятле».
«Внешэкономбанка» өчен бу проект, әлбәттә, әһәмиятле, - дип ассызыклады ВЭБ башлыгы Владимир Дмитриев. – бу территорияләрне комплекслы үстерү – моношәһәрдән Чаллы күп юнәлешле икътисадлы, заманча производстволы шәһәргә әйләнә».
Аның сүзләренчә, сүз дүрт стадиядән торган зур проект турында бара, «Внешэкономбанк» өч стадияне финанслауда катнаша, аларның бюджеты 6 млрд. сум тирәсе була, 4,5 млрд. Сумы банк катнашында .
«Безнең Татарстан белән проектлар күп санлы булуы шатландыра, - дип белдерде В.Дмитриев. – Без бүген Иннополиста булдык, ике атна элек синтетик каучук заводына нигез салдык. Без «КАМАЗ» блән тыгыз элемтәдә, «Аммоний» проектында бергә эшлибез».
«Кама Кристал Технолоджи» проекты җитәкчесе сүзләренчә, кредит 9 елга бирелсә дә, аны иртәрәк кайтару планлаштырыла. Кредит акчаларының 90% яңа технологияле җиһазларга туздырылачак. Аерым алганда, инде эшләп килүче 50 кристаллар үстерү җайланмалары янына тагын 100 яңсы алыначак. ВЭБтан беренче трншны инде бер айдан алу планлаштырыла.
Предприятиенең 95% продукциясе экспортка җибәреләчәк. Россиядә сапфир пыяласын, Леонид Анисимов сүзләренчә, яктылык диодларын җитештерүче «Новые технологии света» компаниясе булачак. Иң эре чит ил клиенты дип «Кама Кристал Технолоджи» проекты җитәкчесе Леонид Анисимов Apple компаниясен атады. «Без биш елдан дөньядагы иң эре җитештерүчеләренең берсе булачакбыз», - диде ул.
Завод максималь көчкә чыкканан соң, хезмәткәрләр саны 550 кеше булачак, дип ассызыклады Леонид Анисимов, бу чынлап торып югары технологияле эш урыннары булачак.