Дмитрий Ливанов: Вузларның төрле филиалларына абитуриентларны кабул итмәү буенча РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшләре төбәкләр белән килешенгән

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

Һәр вуз һәм филиал, үзенә студентлар кабул иткәндә, югары әзерлек һәм сыйфатлы белем бирүгә ышандыра алырга тиеш. РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов шулай дип саный. Бүген ул, Казанның “Корстон” комплексында Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсе белән идарә итүче башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсе алдыннан журналистларга биргән интервьюсында, 2014 нче елда абитуриентларны кабул итмәү киңәш ителгән вуз филиаллары белән бәйле вәзгыятьне шәрехләп үтте.

Билгеле булганча, шушы көннәрдә Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы 60 югары уку йортына 2014 нче елда абитуриентларны кабул итмәү буенча тәкъдим хатлары юллаган.

“Соңгы мониторинг нәтиҗәләре, чыннан да, кайбер югары уку йортлары филиалларының булачак студентларга югары сыйфатлы белем вәгъдә итә алмавын ачыклады. Шуңа күрә без мондый филиаллары булган берничә дистә югары уку йортына быел абитуриентлардан документлар кабул итмәскә киңәш бирдек. Әйтергә кирәк, бу техник белгечлекләргә түгел, ә техник вуз филиалларының профильле булмаган белгечлекләренә кагыла, шулай ук бу исемлектә икътисади, гуманитар юнәлешләр буенча әзерлек алып бара торган филиаллар бар”, - дип белдерде Дмитрий Ливанов. Аның сүзләренә караганда, бу позицияләр үзләренә кагыла торган төбәкләр белән килешенгән. “Әгәр дә, төбәк, теге яки бу филиалга абитуриентларны быел, һичшиксез, кабул итәргә кирәк, дигән очракта, без алар сүзенә колак салып, мондый рекомендацияләр бирмәдек. Бу карарлар ахыргача хәл ителәчәк, әмма абитуриентка зыян китермәячәк”, - дип ышандырды РФ мәгариф һәм фән министры.

Әгәр дә Бердәм дәүләт имтиханы буенча минималь балл киметелмәсә, Россия мәктәпләренең 30 меңгә якын чыгарылыш укучысы рус теле буенча сынауны уза алмас иде. Бүген РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов журналистларга шулай дип белдерде.

Министр әлегә Бердәм дәүләт имтиханы буенча азаккы нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәк булуын искәртте – июль аенда имтиханнарның “икенче дулкыны” көтелә. “Быел Бердәм дәүләт имтиханнары бик гадел узды, хилафлыклар, таләпләрне бозу очраклары да бик аз булды. Имтихан нәтиҗәләре чыгарылыш укучыларының әзерлек дәрәҗәсен ачык һәм тулы күрсәтте”, - дип белдерде ул.

Дмитрий Ливанов, мәктәпне тәмамлаучылар арасында аттестат ала алмаучылар саны, узган еллардагы кебек үк, 1-2 проценттан артмасын өчен, БДИ буенча минималь баллның киметелүен искәртеп үтте. Билгеле булганча, быел рус теле буенча иң түбән балл 36 дан 24 кә кадәр төшерелде, математика буенча ул 20 баллга калдырылды. Әмма, министр әйтүенчә, югары уку йортына керү өчен куелган минималь балл үзгәрешсез калды: ул, былтыргы кебек үк, рус теленнән 36, математикадан 24 балл тәшкил итә.

Дмитрий Ливанов хәбәр иткәнчә, Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек идарәсе имтихан балларының соңгы чиген төшермәгән булса, берничә дистә мең укучы рус теле буенча имтиханны “икеле” билгесенә тапшырган булыр иде. “Узган елда Россия буенча 700 меңнән артык укучының якынча 11 меңе Россия мәгариф күзәтчелеге идарәсе тарафыннан билгеләнгән соңгы чик баллын арттыра алмаган иде. Быел рус теленнән шул ук баллны кулланган булсак (ягъни, 36ны), сынауны уза алмаучылар саны 30 меңгә якын булыр иде, ягъни барлык укучының 1,5 проценты түгел, ә 4 проценты”, - дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, яңа минималь балл – 24 белән имтихан тапшыра алмаучылар, былтыргы кебек, 10-11 мең булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International