Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Һади Такташ урамы, 115 адресы буенча урнашкан “Спасение” медицина берләшмәсе” ҖЧҖ нең күппрофильле сырхауханәсе белән танышты. Бу – Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт-хосусый партнерлык системасының “беренче карлыгачы”. Президентны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан шәһәре башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм башкалар озатып йөрде.
2013 нче елның 26 июнендә “Спасение” медицина берләшмәсе” ҖЧҖ һәм ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы арасында концессион килешү төзелә. Аның кысаларында нәкъ бер ел элек сырхауханәдә капиталь ремонт эшләре башланып китә. Әйтергә кирәк, моңарчы сырхауханә 1959 нчы елдан бирле төзекләндерү күрмәгән булган. Ә бүген ул тулысынча яңартылган, һәм электрон документлар алмашы да биредә беренчеләрдән булып кулланыла башлый. Хәзерге вакытта медицина оешмасында теркәлгән 18 мең пациентка хезмәт күрсәтелә.
Рөстәм Миңнеханов сырхауханәдә заманча җиһазландырылган терапевт, диспансеризация кабинетын, көндезге стационар, физиотерапия, клиник лаблоратория, хирург, УЗИ, функциональ диагностика кабинетларын карады. Аннан соң аңа медицина учреждениесенең эш тәртибе презентацияләнде. Тулаем алганда, Президент башкарылган эшләрдән канәгать калды.
“Спасение” медицина берләшмәсе” сырхауханәсенең гомуми мәйданы 717 квадрат метрдан гыйбарәт. Ремонт эшләренең гомуми бәясе 20,8 млн сум тәшкил итә. Сырхауханәнең матди-техник базасын ныгыту максаты белән, 4 млн сумга җиһаз сатып алынган. 24,8 млн сум күләмендә инвестицияләр кертелгән. Агымдагы елның маенда барлык төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.
Гадел Вафин журналистлар белән әңгәмә барышында ассызыклап үткәнчә, сәламәтлек саклау өлкәсендә халык күпләп мөрәҗәгать итә торган беренчел звено – өстенлекле юнәлеш. “Медицина ярдәменең 80 процент өлеше сырхауханәдән, табиб амбулаторийларыннан, фельдшерлык-акушерлык пунктларыннан башлана. Шуңа күрә бу ярдәмнең нинди шартларда күрсәтелүе, аның табиблар белән тәэминаты мөһим”, - дип белдерде министр. “Элек биредә гадәти шәһәр сырхауханәсе иде, 60 нчы еллар башыннан бирле биредә бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Әлбәттә, бу медицина ярдәме сыйфатында тискәре чагылыш тапты. Бер ел элек, инвестор пәйда булып, концессион килешү нигезендә, бу территориянең медицина ярдәме белән тулысынча тәэмин ителәчәгенә вәгъдә бирде. Проектка салынган инвестицияләр күләме, гарантияләнгәннән хәтта күбрәк булуы сөендерә. Биредә югары квалификацияле белгечләр эшли. Иң мөһиме: тар белгечләр белән тәэминат 100 процент дәрәҗәдә”, - дип билгеләп үтте Гадел Вафин.
“Спасение” медицина берләшмәсе” ҖЧҖ директорлар советы идарәсе рәисе Геннадий Глушков, дәүләт-хосусый партнерлыкны гамәлгә ашыру этабында, бурычның үтәләчәгенә ышанган Татарстан Президентына һәм ТР сәламәтлек саклау министрына рәхмәтен ирештерде. Ул искәртеп үткәнчә, Россиянең бик аз гына төбәкләре инвесторга дәүләт белән хезмәттәшлеккә кереп эшләү хокукын бирә. “Бу беренче проект. Безнең өчен ул бик әһәмиятле. Алдагы этап иң катлаулысы: билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыру зарур. Бу сырхауханәне медицина күрсәткечләре буенча алгы сафка чыгарырга, халык ышанычын яуларга ниятлибез”, - дип белдерде ул.
Бүгенге көндә Россия Федерациясенең 40 субъектында дәүләт-хосусый партнерлыкның төрле программалары гамәлгә ашырыла. Сәламәтлек саклау тармагында бу система, аеруча, Татарстанда һәм Новосибирски өлкәсендә актив үсеш алган.