Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда сигез наркотик кулланучыга мәҗбүри дәвалану билгеләнгән
2014 елның 1 июле, сишәмбе
“Наркотикларсыз тормыш” девизы астында узган наркотикларга каршы көрәш айлыгында Татарстанда 10 меңләп чара оештырылган, аларда 500 меңнән артык кеше катнашкан. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР прокуроры урынбасары Сергей Старостин хәбәр итте. Наркотикларга каршы көрәш айлыгында әлеге акциядә катнашучыларга лекцияләр укылган, түгәрәк өстәлләр, спорт ярышлары һ.б. оештырылган.
“Наркотикларга каршы көрәш айлыгында гражданнарның активлыгы арта. Соңгы акция вакытында гына да “Ышаныч телефоны”на гражданнардан 150дән артык шалтырату кабул ителгән. Әлеге хәбәр итүләр нәтиҗәсендә, 10ннан артык җинаять эше кузгатылган”, - диде Сергей Старостин.
ТР прокуроры урынбасары шулай ук эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эшчәнлеген дә билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан 20 нче май-26нчы июнь аралыгында наркотикларны законсыз рәвештә тарату, саклау һ.б буенча барлыгы 300дән артык җинаять эше кузгатылган, 22 кг нан артык наркотик матдә йолып алынган.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкче урынбасары Эдуард Гәрәев хәбәр иткәнчә, наркотикларга каршы көрәш айлыгында наркотиклар сатучы ике җинаятьчел төркем ачыкланган, һәм аларга карата җинаять эше кузгатылган. Әлеге төркемнәр Татарстанның Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендә оешкан була. Җинаять эше буенча 20 кеше тоткарланган, 5 килограммнан артык синтетик наркотик матдәләр йолып алынган. “Әлеге айлык вакытында безнең идарә хезмәткәрләре тарафыннан 18 килограммлап наркотик матдә тартып алынды. Шулай ук Санкт-Петербург шәһәреннән наркотиклар тараткан зур канал ябылды”, - дип хәбәр итте ул.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең “кайнар линия”сенә узган айда гына да гражданнардан 95 шалтырату булган (2013нче елның сентябрь аенда наркотикларга каршы көрәш акциясе барышында мондый шалтыратулар 60ны тәшкил иткән.) Гражданнардан килгән һәр өченче хәбәр дөрес булып чыга. Мондый хәбәрләр буенча гына да Татарстанда РФнең Җинаять кодексы буенча 6 җинаять эше кузгатылган һәм 6 административ хокук бозу очрагы теркәлгән.
“Мөстәкыйль балалар” флэш-мобында актив катнашкан Алинә Ухаткина идарәнең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Мондый Рәхмәт хатларын тагын 30 актив катнашучыга тапшырганнар.
Хәзер наркотик матдәләр кулланучыларны суд карары нигезендә дәваланырга мәҗбүр итү мөмкинлеге бар. Эдуард Гәрәев хәбәр иткәнчә, наркотиклаштыруга каршы көрәш айлыгында барлыгы 269 наркотик кулланучы административ җәзага тартылган, ә 8е суд карары нигезендә диагностика үтәргә һәм наркоманиядән дәваланырга җибәрелгән.
Республика наркология диспансерының баш табибы Илгиз Әхмәтҗанов сүзләренчә, мондый авыруларны бер көн түләүле дәвалау 1,6 мең сумга төшә. “Дәвалану вакыты 10 көн. Шуннан соң наркотикларга бәйле авыру тернәкләндерү курсы үтә һәм ул процесс өч ай дәвам итәргә мөмкин”, - диде ул.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз