Рөстәм Миңнеханов “Катлаулы профильләр заводы” ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды

2014 елның 1 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катлаулы профильләр заводында булды (Горький шоссесы, 47). Ул заводның җитештерү мәйданныран карады, яңа җиһазлар белән танышты.

Завод җитәкчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановка 2014 елның март аенда “Катлаулы профильләр заводы” ҖЧҖнең беренче чираты сафка бастырылганы турында хәбәр иттеләр (җарысы өч чиратны сафка кертү булачак). Бүгенге көнгә бу Россиядә профильләр чыгару буенча бердән-бер производство, алданрак алар тиешле җиһазлар булмаганлыктан җитештерелмәгәннәр.

Заводның проект көченә чыгуы 2016 ел ахырына планлаштырылган. Производствоның еллык күләме 240000 тонна булачак, сату күләме – елына 8,7 млрд. сум. Хезмәт урыннарының саны - 170 кеше.

Яңа производствоның инвесторы – “РАФФ” төзелеш компаниясе. Әлеге предприятие катлаулы профильләрне үз эшчәнлегендә кулланачак (төрле катлаулыктагы объектларны төзү), шулай ук аларны сатачак та.

Татарстан Президентына технологик җиһазларны завод мәйданында урнаштыру схемасын күрсәттеләр, “РАФФ” төзелеш компаниясе территориянен реконструкцияләү, төзү һәм модернизацияләү этаплары турында сөйләделәр.

Шунна Рөстәм Миңнеханов төзелеш корылмалары заводының яңа производствосын карап чыкты. 2013 елда биредә каркаслы төзелеш өчен качырылган ригельле тимер-бетон панельләр җитештерү буенча яңа серия эшләтеп җибәрелгән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International