ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, хай-дайвинг буенча FINA Дөнья кубогына тест чаралары Казанда 2014 елның 8-10 августында Казансу елгасында, дөньяның 35 спортчысы катнашында узачак. Ул шулай ук ярышлар кысаларында спорт программасы турында хәбәр итте.
Искә төшерәбез, хай-дайвинг FINA ның XX техник Конгрессында тәкъдим ителгән иде һәм беренче тапкыр, 2013 елда Барселонада Cпортның су төрләре буенча XV дөнья чемпионатыннан башлап, спорт программасына кертелде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.