Татарстан – “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча эконом-класслы торак төзелешен тәэмин итү турында Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Ипотека һәм торак кредитлавы агентлыгы белән килешү төзегән 16 федерация субъектының берсе.
Документларга бүген, 2014 елның 3 июлендә, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында имза салынды.
Коллегия утырышын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Татарстан Республикасыннан коллегиядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча өчьяклы килешү бүген Краснодар крае, Татарстан Республикасы, Иркутск өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Тула өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Калуга өлкәсе, Пенза өлкәсе, Архангельск өлкәсе, Тамбов өлкәсе, Ярославль өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Киров өлкәсе, Чечня Республикасы, Севастополь шәһәре белән төзелде.
Программа буенча 2017 ел азагына кадәр бу регионнарда гамәлгә тапшырылган гомуми торак мәйданы 8,4 млн. кв. м тәшкил итәчәк. Программа кысаларында белдерелгән торак мәйданын гамәлгә кертү буенча Краснодар крае алда бара, анда 1,95 млн. кв. м эконом-класслы торак төзергә җыеналар. Аннары Татарстан Республикасы, бездә – 1,5 млн. кв. м торак һәм Иркутск өлкәсендә - 1 млн. кв. м торак планлаштырыла.
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы стенограммасы белән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәсми сайтында танышырга мөмкин - http://government.ru/