Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында «БиоТехнологии» ҖЧҖ генераль директоры Александр Герман белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Яклар үзара файдалы хезмәттәшлек, кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
Исегезгә төшерәбез, быел гыйнвар аенда Александр Герман Казанда Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән очрашкан иде, алар анда “Чистай” индустриаль паркы территориясендә «Россия протеины. Майлы культуралардан аксым концентратын югары технологияле җитештерү» инвестицион проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышкан иде.