2014 елның 4 июленә Татарстан Республикасында 1 млн. 215,5 мең кв. м. торак фйдалануга тапшырылган (еллык заданиенең 50,7%ы), былтыргыга караганда 101,3% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Социаль ипотека программасы буенча республикада 1 мең 664 фатирлы, гомуми мәйданы 96,2 мең кв. метр булган 40 йорт файдалануга тапшырылган.
Татарстан Республикасында 2014 елда аренда торагы төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 52 мең 913 кв. метрлык 52 торак йорт төзү планлаштырыла. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, төзелеш эшләре график буенча алып барыла.
Республикада 132 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 37 йорт төзү дәвам итә.
Татарстан Республикасы мунициципаль районнарында универсаль спорт мәйданчыкларын төзүгә килгәндә исә (2013 ел программасы буенча), 2014 елның 4 июленә 40 районда 125 спорт мәйданчыгында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. 2014 елда Универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында эшләр республиканың 45 муниципаль районындагы барлык 163 мәйданчыкта да алып барыла.
Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин җентекләп сөйләде.