Рөстәм Миңнеханов Казандагы Кызыклы фән һәм техника йортында булды

2014 елның 5 июле, шимбә

Бүген Казанда Кызыклы фән һәм техника йорты беренче туган көнен билгеләп уза. Бәйрәм чарасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, башка ведомство һәм предприятие вәкилләре, ТР вузлары ректорлары белән бергә ТР Президенты Рөстәм Миңңнеханов булды.

Бүген "Меховщиков" Мәдәният йортындагы бәйрәмгә теләгән һәркем килә ала.

Кызыклы фән һәм техника йорты - Татарстанда балалар һәм өлкәннәр өчен беренче интерактив фәнни-күңел ачу үзәге. Анда 700 кв.м мәйданлы 2 күргәзмә залында экскурсияләр уздырыла. 70 тән артык экспонат урнаштырылган интерактив экспозиция тәкъдим ителгән.

Йортның генераль директоры Дмитрий Иванов сөйләгәнчә, киләчәктә учреждениенең икенче чиратын эшләтеп җибәрү ярдәмендә, килүчеләрнең саны артуына өметләнеп калалар.

Бер елда Кызыклы фән һәм техника йортында Казан укучыларының якынча 5 проценты булган, ә, Дмитрий Иванов фикеренчә, аларның 100 процент булуы кирәк.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөргән затлар экспонатлар белән таныштылар һәм Йортның җитәкчелеген бәйрәм белән котладылар. Соңыннан ТР башлыгы учреждениенең өченче чиратын ачуга һәм аның попечительләр советын булдыруга бәйле берничә йөкләмә бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International