Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургка эш визиты белән килде

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов бүген эш визиты белән Екатеринбургка килде. Сәфәрнең төп максаты - ИННОПРОМ-2014 халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу.

Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Свердловск өлкәсе Хөкүмәтенең Рәисе урынбасары Азат Салихов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендә даими вәкиле Ринат Садриев каршы алдылар.  

Быел ИННОПРОМ интеллектуаль технологияләргә, сәнәгать предприятиеләре җитештерү процессларының нәтиҗәлеген һәм конкурентлыгын үстерүгә ярдәм итүче матуриаллар һәм алымнарга багышланган. 

Визит барышында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча Советының утырышында катнашыр, дип көтелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International