Бүген Екатеринбургтагы "Екатеринбург-Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә "ИННОПРОМ-2014" V халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәне ачуда "ИННОПРОМ" оештыру комитеты башлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев һәм башка рәсми затлар катнашты.
ИННОПРОМның эшлекле программасы Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның күргәзмәне карап чыгуы белән башланып китте. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгын Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов озата йөрде.
Рәсми затлар Россиянең иң эре сәнәгать экспонатлары стендларын карадылар, сәнәгать секторы өчен өр-яңа интеллектуаль хәл ителешләр белән таныштылар.
Аннары ИННОПРОМ кысаларында сәнәгать һәм сәүдә сәясәте өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы арасындагы килешүгә имза салынды. Документка Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салды.
«Иннопром-2014» – бишенче, юбилей күргәзмә, аның темасы – «Интеллектуаль сәнәгать» –производство процессларының үсешенә һәм сәнәгать предприятиеләре арасында конкуренциягә чыдамлылыкны арттыруга ярдәм итә торган интеллектуаль технологияләр, материаллар һәм хәл ителешләр. «Иннопром» – Россиянең эре универсаль сәнәгать күргәзмәсе, быел анда 600 Россия һәм чит ил компанияләре катнаша, дөньяның 50 иленнән делегацияләр килгән. Күргәзмәне 50 мең кеше караячак дип көтелә.
Эшлекле программада пленар утырышлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр, дискуссияләр, тәкъдир итү сессияләре, мастер-класслар, анда Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы бизнесменнары, экспертлар һәм бөтендөнья дәрәҗәсендәге галимнәр, сәяси эшлеклеләр катнаша.