Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Актаныш муниципаль районында булды
2014 елның 11 июле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Актаныш муниципаль районында булды.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгы һәм аны озата йөрүчеләр “Умырзая” балалар бакчасында булдылар (Актаныш авылы, Һ.Такташ ур., 53).
Илдар Халиков яңа балалар бакчасының тантаналы ачылышында катнашты һәм Актаныш балаларын һәм аларның әти-әниләрен бу вакыйга белән котлады. Яңа балалар бакчасы 140 урынга, ягъни 6 төркемгә исәпләнгән. Монда методика кабинеты, тормыш иминлеге нигезләре кабинеты, медицина блогы, физкультура һәм музыка заллары бар.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясендә катнашты. Булачак 1 нче сыйныф укучыларына тантаналы төстә мәктәп портфельләре тапшырдылар.
Алга таба Илдар Халиков спорт секцияләре дәресләре барган “Актаныш” универсаль спорт залында булды (Актаныш авылы, Җиңүнең 50 еллыгы ур., 1А.
Шулай ук Актаныш авылында “Бөрлегән” шәхси балалар бакчасында булды. Бу балалар бакчасы 2013 нче елдан эшли, 183 кв. м мәйданны били. Ул 3 яшькә кадәр булган балалардан торган ике төркемгә исәпләнгән, һәр төркемдә 15әр бала.
2013-2014 нче уку елында Актаныш муниципаль районында 42 мәктәпкәчә белем бирү йорты эшли, аларга 1560 бала йөри. Район үзәгендә 5 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли.
Актаныш муниципаль районына килү кысаларында ТР Премьер-министры “Бүләк” балалар сәламәтләндерү лагерендә булды. Бу лагерь базасында милли-мәдәни профильнең икенче төбәкара сменасы уза.
Илдар Халиковка, профиль сменасына Татарстаннан һәм Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән, шулай ук Казакъстаннан һәм Таҗикстаннан 7-11 нче сыйныфта укучы, төрле фән олимпиадалары, интеллектуаль конкурслар һәм фестивальләр призерлары һәм җиңүчеләре, фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнарда, иҗтимагый проектларда катнашучылар кабул ителәчәк, дип сөйләделәр.
Илдар Халиков лагерь территориясен карады, балалар белән татар телендә аралашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз