Татарстан Республикасында бөртеклеләрне җыюга керештеләр. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары –авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марта Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырда. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барысыннан да ресурсларны 2014 елның уңышын җыюга юнәлдерүләрен сорады. Без бөртеклеләрнең һәр килограммын җыярга тиеш, дип әйтте ул.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, 2014 елның 26 июленә 79 мең гектар сугылган, ягъни мәйданның 5%ы. Бөртеклеләрне тулаем җыю 188 мең тонна тәшкил итә, шул исәптән уҗым бодае – 131 мең тонна. Уңышлылык уртача гектардан 23,7 центнер тәшкил итә, шул исәптән уҗым бодае – гектардан 24,6 центнер.
Уңыш җыю темпларына килгәндә, ТР Авыл хуҗалыгы министры хәбәр иткәнчә, кайбер районнарда хуҗалыклар буенча темплар төрле. Әйтик, Буа районында 25 мең тонна сугылган (ягъни мәйдданның 16%), Нурлат районында 16,6 мең тонна сугылган (мәйданның 15%ы), Әлки районында 15,7 мең тонна (мәйданның 17 %ы). Шул ук вакытта уңыш җыюга әле керешмәгән районнар һәм хуҗалыклар бар.
Татарстанда терлеккә азык әзерләү эше дә дәвам итә. 2014 елның 26 июленә республикада 900 мед тонна терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән, шул исәптән печән – 470 мең тонна, сенаж – 2300 мең тонна. Әлегә 1 шартлы терлек башына уртача 15,2 центнер азык берәмлеге туры килә.
Марат Әхмәтов шулай ук районнарда уңыш җыю техникасы турында хәбәр итте, шул исәптән республикага китерелгән үзйөрешле печән чапкычлар һәм тагылма ургычлар турында.