ТР Премьер-министры Татарстанның Хайваннар дөньясын саклау идарәсенә махсус техника тапшырды

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе вәкилләре бүген яңа махсус техника ачкычларын алдылар.

Бу чара тантаналы төстә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

“Бу ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсен яңа автомобильләр белән тәэмин итүнең тагын бер этабы”, - диде Илдар Халиков. Аның сүзләренчә, яңа техника идарә хезмәткәрләренә үзләренең хезмәт вазыйфаларын уңышлы башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

Илдар Халиков Татарстан Республикасы Президенты исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән идәрә хезмәткәрләренә уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Идарә башлыгы Дмитрий Иванов хәбәр иткәнчә, муниципаль районнарда техниканы яңарту ике елдан артык вакытта башкарылган.
“Бу без алган яңа техника беренчесе түгел. Ведомствоның барлык хезмәткәрләрендә дә яңа техника бар”,- диде ул.

Бүген тапшырылган яңа катерлар Чистай һәм Яшел Үзән зоналарына беркетеләчәк. Суднолар сулыкларны куелган балык тоту җайланмаларыннан чистарту өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International