130 меңнән артык Татарстанлы балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алды

2014 елның 5 августы, сишәмбе
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалар өчен түләнгән акчаларның бер өлешен дәүләт, субсидия буларак, кире кайтара. Хәзерге вакытта, әлеге компенсацияне алу өчен яңадан теркәлү процессы бара.
Июль аенда әлеге субсидияне алучы 135 меңгә якын ата-ана яңадан теркәлгән. Бу тиешленең 70 проценты икәнен хәбәр итте бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Журналистларга хәбәр ителгәнчә, электән үк гамәлдә булган бер бала өчен каралган субсидиянең күләме уртача 401 сумны тәшкил итә, ә өстәмә компенсация уртача 667 сум күләмендә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен түләү исә, 2300 сум тирәсе.

Июль аенда узган яңадан теркәлү барышында, өстәмә компенсациягә дәгъва кылган 33 мең ата-ана мөрәҗәгать иткән.

Хәзерге вакытта ТР Мәгълуматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан, әлеге түләүләрне күзәтеп бару өчен, яңа сылтама әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International