Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводының буяу-төзекләндерү цехында булды

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводының яңа буяу-төзекләндерү цехында булды.

Яңа цехта заманча җиһазлар урнаштырганнар, шул исәптән җиде буяу-киптерү камералары, вертолетлар өслеген буяуга әзерләү бокслары, буяу эшләрен алып барганда температура-дымлылык режимын автоматлы рәвештә тәэмин итүче җиһазлар.

Яңа цехны күрсәткәндә, “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай аңлатмалар бирде. Ул хәбәр иткәнчә, реконструкциягә хәтле буяу эшләре бер бүлмәдә алып барылган, анда киптерү камералары булмаган.

Буяу производствосын төзү һәм җиһазлау 467 млн. сумга төшкән. Инвестицияләр үткәрү мөмкинлеген бер ярым мәртәбә арттырырга мөмкинлек биргән, вертолетны буяу вакыты 9 тәүлектән биш тәүлеккә хәтле кыскарган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International