Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе студентлары Рәсүл Ишмөхәммәдовны һәм Кирилл Шамшуринны «Каноэ-4» дисциплинасында 1000 метр дистанциягә байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча 2014 ел дөнья чемпионатында җиңүләре белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов, Россия Федерациясе атказанган тренеры Владимир Логинов, халыкара класстагы спорт остасы Рәсүл Ишмөхәммәдов һәм халыкара класстагы спорт остасы Кирилл Шамшурин адресына котлау телеграммасы җибәрде.
«Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән Рәсүл Ишмөхәммәдовны һәм Кирилл Шамшуринны «Каноэ-4» дисциплинасында 1000 метр дистанциягә байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча 2014 ел дөнья чемпионатында җиңүләре белән котлыйм, - диелә телеграмма текстында. – Безнең илебезнең иң яхшы су спорты трассалырының берсе булган Мәскәү шәһәренең «Крылатское» реконструкцияләнгән ишкәкле спорт каналында киеренке һәм сокландыргыч көрәштә спортчыларыбыз үзләренең осталыгын югары дәрәҗәдә расладылар һәм Россия җыелма командасы исәбенә алтын медальләр яуладылар. Чын күңелемнән сезгә бәхет, нык сәламәтлек, спортта уңышлар һәм Татарстан, бөтен Россия даны өчен яңа онытылмас җиңүләр телим».