Татарстанда Авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарлары торышын тикшереп тору буенча оператив штаб булдырылды

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарлары торышын тикшереп тору буенча опратив штаб булдырылды. Аның төп максатлары – азык-төлек товарларының ваклап сату һәм күпләп сату бәяләренә көн саен мониторинг уздыру, социаль әһәмиятле туклану продуктларына бәяләр үсешен булдырмау.

Штаб җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Премьер-миинстрының беренче урынбасары Алексей Песошин билгеләнде.

Искәртик, Оператив штаб “Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисадый чаралар күрү турында” Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 6 августындагы №560 Указын үтәү максатлдарында булдырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International