Илдар Халиков ТРның Саба районындагы Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадетлар интернат-мәктәбендә булды

2014 елның 15 августы, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саба муниципаль районында эшлекле очрашу барышында Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадетлар интернат-мәктәбендә булды.

2013 елның 1 сентябреннән Икшермә урта гомуми белем бирү мәктәбе “Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында Байкиев К.С. исемендә Икшермә кадетлар интернат-мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе итеп үзгәртелде.

Кадетлар интернат-мәктәбе (Саба районы, Иске Икшермә авылы, Ленин ур., 17 йорт) гомуми мәйданы 5 мең кв.м.дан артык булган өч катлы бинада урнашкан. Мәктәптә 56 бүлмә, шул исәптән уку кабинетлары, көнкүреш һәм душ бүлмәләре, психологик ял һәм медицина кабинетлары, ашханә, ике спорт залы, тир, автомәктәп, компьютер классы, китапханә бар.
Бүгенге көндә кадетлар мәктәбендә 200 дән артык укучы бар, шул исәптән 90 укучы Татарстан Республикасының 10 районыннан, Казаннан һәм Киров өлкәсеннән.

Бу мәктәпнең укыту планы кадетлар интернат-мәктәпләре өчен укыту планы үрнәге нигезендә эшләнгән. Кадетлар олимпиадалар, конкурслар, төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашалар.

Илдар Халиковны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International