Рөстәм Миңнеханов: Бүген игътибарыбызны регионның һәм илнең икътисадын үстерерлек яңа буынны тәрбияләүгә һәм әзерләүгә юнәлдерү мөһим

2014 елның 15 августы, җомга

Татарстан мәгариф системасын модернизацияләү буенча илебезнең һәм халыкара алдынгы тәҗрибәне актив үзләштерә, әмма бу гына җитәрлек түгел әле, мәгарифтә алда барырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан: инновацион регион мәгарифе» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе утырышында хәбәр итте.

Быел традицион август киңәшмәсен уздыру мәйданчыгы итеп Байлар Сабасы (Саба муниципаль районы) сайлап алынган иде, киңәшмәдә барлыгы республиканың 2,5 мең мәгариф һәм фән хезмәткәре катнаша, монда тематик секцияләр һәм “түгәрәк өстәлләр” эшли. Моннан тыш, Саба спорт-мәдәни үзәге базасында «Мәгарифтә мәгълүмат технологияләре» күргәзмәсе куелган иде, аның максаты – хәзерге заман мәгълүмат-коммуникация технологияләренең Татарстан Республикасы мәгарифе тармагына нәтиҗәле интеграциясе мөмкинлекләрен күрсәтү.

Август киңәшмәсенең пленар өлеше районның Мәдәният йортында (Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогы) узды, барлык теләгәннәр өчен киңәшмәнең онлайн-трансляция се “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә оештырылган иде (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында).

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Байлар Сабасы мәгарифнең инновацион үсеше темасы буенча фикер алышу өчен очраклы рәвештә генә сайлап алынмаган. Аның сүзләренчә, монда инновацион программалар актив рәвештә гамәлгә кертелә, бик кызыклы эшләнмәләр бар.

Тулаем алганда, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты, республикада мәгариф үсешенең уңай динамикасы күзәтелә. Мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасы яхшыртыла, «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, «Киләчәк» мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру өчен акчалар бүлеп бирелгән. Республикада шулай ук «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы мәгарифен һәм фәнен үстерү» дәүләт программасы эшләнгән һәм расланган.

Бүгенге пленар утырыш темасы – “Татарстан – инновацион төбәк мәгарифе” – Татарстан үсешенең стратегик юнәлешен гамәлгә ашыруга турыдан-туры бәйле, конкурентлыкка сәләтлелекне һәм халык тормышы дәрәҗәсен үстерүгә бәйле, - дип әйтте алга таба Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, бүген республика – федерациянең динамик үсә торган инновацион субъектларының берсе, Россия Инновацион регионнар ассоциациясенә керә.

“Татарстан үзендә иң яхшы технологияләрне тупларга тырыша, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без интелектуаль-инновацион потенциалны арттыру буенча эш алып барабыз, аның төп чыганаклары – фән һәм мәгариф”.

ТР Президенты шулай ук республиканың икътисадый үсешенә тукталды. “Без республикага шактый гына инвестицияләр керүне тәэмин итә алдык, - дип әйтте ул. – 2013 елда, 2009 ел белән чагыштырганда, инвестицияләр үсеше 45 % тәшкил итте, бу икътисадның инновацион моделе формалашуга ярдәм итте. Татарстанда “Химград” технополисы, 5 индустриаль парк, 9 технопарк һәм 8 бизнес-инкубатор, шулай ук Казанда һәм Чаллыда ике ИТ-парк уңышлы эшләп килә”.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада 27 муниципаль сәнәгать мәйданчыгы эшли, аларны соңгы берничә елда ачтылар.

“ТАНЕКО” ААҖ, “ТАИФ_НК”, “Түбән Кама нефть химиясе”, “Форд Соллерс”, “КАМАЗ” кебек предприятиеләрдә, “ICL КПО ВС “ компаниясе заводында һәм башкаларда инновацион проектларны гамәлгә ашыру буенча зур эш алып барыла, - дип искәртте ТР Президенты. - 2015 елда Менделеевскта аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча “Аммоний” ААҖ комплексын төзү тәмамланачак. “Алабуга” МИЗда 2009 елдан резидентлар саны 5 тапкыр артты, ә игълан ителгән инвестицияләр күләме – 7 тапкыр. Инде 11 яңа производство эшли, шуларның 10сы соңгы биш елда ачылды”.

Бүген төбәк һәм ил икътисадының тизәйтелгән үсешен тәэмин итәрлек яңа буынны тәрбияләү һәм әзерләүгә игътибарны юнәлдерергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов, без, республикада иң алдынгы технологияләрне кулланып, эшкә иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп һәм әзерләп, дөнья трендларын исәпкә алырга тиешбез.

“Югары дәрәҗәдәге белгечләрне әзерләү мәсьәләсе бөтен мәгариф өлкәләренә дә кагылырга тиеш – балалар бакчасы һәм авыл мәктәбеннән эш бирүчеләрнең актив катнашында федераль университетка хәтле”, - дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты.

Пленар утырыш барышында төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән мининстры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International