Министр шулай ук быел республикада авыл җирлекләрендә урам яктырту баганаларын алмаштыру программасы тормышка ашырылуын билгеләп узды. Бу максатларга 225 млн сум акча бүлеп бирелгән (һәр муниципаль берәмлеккә 5әр млн сум).
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны тематик иҗади номерлы балалар хореография ансамбльләре каршы алды.