Рөстәм Миңнеханов: “Гаилә – дәүләт нигезе ул”

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

Бүген, Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узды.

Кунакларны бәйрәм белән Рөстәм Миңнеханов үзе котлады.

Гаиләләр хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе Татарстанда беренче мәртәбә үткәрелә. Казан Кремленә бүген бөтен республикадан 54 гаилә чакырдылар. Алар арасында гаиләләренә 50 елдан артык булган парлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре, табиблар, педагоглар, төзүчеләр, хәрбиләр гаиләләре булды.

Кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, мондый очрашу беренче мәртәбә уздырыла. “Республика көне алдыннан без Татарстанның иң яхшы гаиләләрен, бөтен безнең районнар һәм шәһәрләр, төрле һөнәрләр вәкилләрен җыйдык”, - дип әйтте Р.Миңнеханов.

“Дәүләт нигезе – гаилә. Һәм сез республика үсешенә үз өлешегезне кертәсез”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты мәҗлес кунакларына.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан халкы республикасы белән горурлана ала, төбәк – бөтен күрсәткечләр буенча алдан бара. “Безнең төрле тармакларда казанышларыбыз күп”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республиканың иң яхшы гаиләләрен, аларның ил үсешенә керткән өлешләрен ешрак күрсәтергә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов бөтен кунакларга рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Республика көне белән котлады. “Алга таба да сезнең белән менә шундый яхшы сәбәпләр аркасында очрашырбыз, дип өметләнәм”, - дип әйтте, чыгышын йомгаклап, Татарстан Президенты.

Кабул итү мәҗлесенең рәсми өлешеннән соң Татарстан мәдәнияте осталары концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International