Бүген Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге нигезендә 21 нче мәртәбә Татарстан нефть-газ химиясе форумы эшен башлады. Форум ачылуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Родионова, Төрекмәнстан Премьер-министры урынбасары Байморат Хуҗамөхәммәдов, Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты.
Татарстан нефть-газ химиясе форумы Казанда 3-5 сентябрь көннәрендә уза. Форум чаралары арасында – “Нефть, газ. Нефть химиясе” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә, “Экотехнология һәм XXI гасыр җиһазлары”, “Пластик & каучук”, “Geo-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография” махсуслаштырылган күргәзмәләре.
Эшлекле форум кысаларында берничә фәнни-практик конференция, Татарстан химия һәм нефть химиясе продукциясен төзелештә һәм юллар төзелешендә куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узачак.
Форум ачылуда чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аны республика өчен мөһим вакыйга дип атады. “Бу безнең өчен әһәмиятле вакыйга, чөнки республикабыз – нефть-газ химиясе республикасы”.
Ул белдергәнчә, форум барышында алга таба тармак үсешенә этәргеч ясыячак төрле кызык проектлар турында сөләшәчәкләр.
Россия Федерациясенең энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов энергетика министры исеменнән катнашучыларны сәламләде. “Татарстан форумы – регионның тотрыклыгы һәм үсешенең нәтиҗәлелеге күрсәткече ул”, - дип ассызыклады К.Молодцов.
Рөстәм Миңнеханов иң яхшы экспонат, проект һәм техник алым конкрусында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды, шуннан Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачык дип игълан ителде, һәм мөхтәрәм кунаклар күргәзмә экспозициясен карадылар.