Татарстан Премьер-министрына районнарда капремонт эшләренең барышы һәм Дәүләт торак фондына түләүләрнең җыелуы турында хәбәр иттеләр

2009 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау эшләре 2255 йортта башланып киткән, бу 2009 ел программасының 96 процентын тәшкил итә. 3 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, 89 йортта әлегә капремонт эшләренә тотынмаганнар.
Бүген “Торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм итү Фонды турында” дигән федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин әйтте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Әлеге чара, Татарстанның барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды (Марат Хөснуллин бу вакытта Түбән Камада иде һәм ситуация турында видеоконференцэлемтә аша мәгълүмат биреп торды).
Марат Хөснуллин бүгенге көнгә башкарылган эшләр күләме 4 млрд. 159 млн. сум (программаның гомуми күләменнән 43 процент) тәшкил итүен әйтте. “Шул ук вакытта 453 млн. сумлык эшнең үтәлүе генә актлар белән расланган. Мондый хәл аңлашылмаучанлык тудыра”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.
Ул подрядчы оешмаларга акча күчерүгә бәйле ситуацияне дә ачыкларга кушты. Әйтик, идарә оешмалары счетларына күчерелгән барлык финанс чыганакларын исәпкә алганда, җыелган акчаның гомуми күләме инде 6 млрд. 958 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән Фонд акчасы – 4,7 млрд. сум, республика бюджеты акчасы – 1,9 млрд. сум, җирле бюджетлар акчасы – 191 млн. сум, милекчеләр акчасы – 183 млн. сум.
Шул ук вакытта подрядчы оешмаларга 3 млрд. 280 млн. сум – программаның гомуми лимитыннан 34 % күчерелгән. Казначылык тарафыннан, башкарылган эшләрнең актлары буенча, барлыгы 638 млн. сум түләнгән.
Марат Хөснуллин шуны искәртте: муниципаль берәмлекләр биргән мәгълүматларга караганда, республика буенча 6470 ике контурлы казан урнаштырырга кирәк. Моның өчен 47 аз егәрлектәге пар казаннары бинасы монтажланган булырга тиеш.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы электр энергиясен исәпкә алу приборлары булмаган гражданнарның электр энергиясе өчен түләвенә бәйле ситуациягә аерым тукталып үтте (электр энергиясенә түләүләрне чамадан тыш күтәрү турында бик күп шикаять бирелгән).
Республикада социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондына түләүләрнең җыелуы турында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык департаменты җитәкчесе Марат Фәйзрахманов мәгълүмат бирде. Әйтик, соңгы мәгълүматларга караганда, Дәүләт торак фондына 1 млрд. 729 млн. сум кергән, шуның төп өлешен – эре предприятиеләр, 170 млн. сумын бәйсез нефть компанияләре күчергән.
Марат Фәйзрахманов эре предприятие һәм оешмаларның 2009 елга 3 млрд. 854 млн. сум күләмендә йөкләмә алуын искәртте. 2009 елның биш аенда әлеге йөкләмәне барлык предприятиеләр дә үти алмаган. Алар арасында “Казаноргсинтез” ААҖ, “Эссен Продакшн” компаниясе, Серго исемендәге завод, Карпов исемендәге химзавод, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, “Камдорстрой”, Казан май комбинаты һ.б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International