Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында IBM ның программалы карарлар чыгару үзәген төзүгә бәйле ниятләр турындагы Беркетмәгә кул куелды
2009 елның 5 июне, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “ИБМ Восточная Европа/Азия” ҖЧҖ генераль директоры Кирилл Корнильев Татарстан Республикасында IBM ның программалы карарлар чыгару үзәген төзүгә бәйле ниятләр турындагы Беркетмәгә кул куйдылар.
Документка кул куяр алдыннан булган очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенең ИТ-юнәлешне үстерүне өстенлекле эшләрнең берсе дип табуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, кирәкле инфраструктура һәм кадрлар белән тәэмин иткән очракта, тармак зур үсеш алачак.
Рөстәм Миңнеханов IBM компаниясен республикага бөтендөнья ИТ-базарына чыгарга, белгечләр әзерләргә ярдәм итәчәк стратегик партнер дип атады.
IBM компаниясе югары технологияләр өлкәсендәге ИТ-парк резидентларының берсе булыр дип көтелә. 2009 елда аны Татарстанда ачу планлаштырыла (проект “Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендәге парклар төзү” федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла).
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, гомумән алганда, ИТ-парк Татарстанда гына түгел, Россиядә дә кулланылыш табачак.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук IBM компаниясе белән хезмәттәшлек итүнең бүген кул куелган ниятләр турындагы Беркетмә кысаларында гына түгел, башка юнәлешләр – мәгариф өлкәсендәге мәгълүмати карарлар, 2013 ел Универсиадасына әзерлек кысаларында ИТ-проектлар кертү, юл хәрәкәте белән идарә итү системасы өлкәсендәге карарлар һ.б. буенча да үстерелергә мөмкин икәнлеген билгеләп үтте.
Татарстанның эре сәнәгый предприятиеләре белән мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен, Татарстан Республикасы Премьер-министры IBM компаниясе белгечләренә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ киңәшмәләренең берсендә презентация белән чыгыш ясарга тәкъдим итте.
Ниятләр турындагы Беркетмәгә кул куйганнан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов IBM ның программалы карарлар чыгару үзәге белгечләренең, аерым алганда, республиканың ягулык-энергетика комплексы, “Электрон Татарстан” проекты һ.б. өчен ИТ-карарлар чыгару белән шөгыльләнәчәген әйтте.
Ул шулай ук быел гына IBM компаниясенең Татарстанда мәгариф (балаларга башлангыч белем бирү программалары - IBM KidSmart), музей эше һ.б. өлкәләрдәге программаларны эшләтеп җибәрүен искәртте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.