Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков “Сочи-2014” халыкара инвестиция форумының пленар утырышында катнашты
2014 елның 19 сентябре, җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры илдар Халиков Сочида халыкара инвестиция форумының пленар утырышында катнашты. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында Дмитрий Медведев беренче чиратта көнбатыш партнерларының соңгы айларда Россиягә карата нигезсез катгый сәясәтен билгеләп үтте.
“Санкцияләргә карамастан, көнбатыш партнерлары өчен Россиягә ишекләр ябык түгел”,- дип белдерде Д.Медведев.
Ул шулай ук Россиянең Азия илләре белән элемтәсен үстерү буенча яңа стратегиясен Европага үч итеп кабул итәргә ярамый, диде. “Бу вакыйгалар үсешенең табигый барышы, һәм икътисади үсешнең үзгәрүчән шартларына уйланылган җавап”,- дип аңлатты РФ Хөкүмәте башлыгы.
Аның фикеренчә, Россия санкция шартларында да, заманча базар икътисадын үстереп, үз курсы белән барырга тиеш.
Дмитрий Медведев ассызыклаганча, санкцияләр белән килеп чыккан хәлне, Россиянең азык-төлек, фармацевтика сәнәгатьләре, авиация һәм суднолар төзелеше предприятиеләре, ракета-космос сәнәгате, радиоэлектроника комплексы, автомобиль төзелеше кебек икътисади секторлары үсешенә яңа мөмкинлекләр бирү өчен кулланырга кирәк.
РФ Хөкүмәте сентябрь ахырына кадәр сәнәгать һәм агро-сәнәгать комплексында импортны алыштыруга ярдәм итү буенча ике еллык планны раслаячак, дип искә төшерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз