Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казан мэриясе Казансу елгасының яр буе зонасында Универсиада-2013 өчен кирәкле спорт объектларын төзүгә бәйле ачык тыңлаулар үткәрәчәк
2009 елның 16 июне, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре журналистларның Казансу елгасының яр буе зонасында Казан инфраструктурасын үстерү һәм аңа бәйле экологик хәл турындагы сорауларына җавап бирделәр.
Брифинг, гадәттәгечә, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды һәм Интернет челтәрендә трансляцияләнде.
“Гринпис”тан Татарстан Республикасы Президенты адресына җибәрелгән хат шәһәр җәмәгатьчелеге һәм табигатьне саклау оешмалары вәкилләрендә күп сораулар тууга сәбәп булды. Анда Казансу акваторие тирәсендә яңа объектлар төзүнең шәһәр эчендәге икътисади хәлгә зыян китерәчәге турында әйтелә.
Шуны да искәртик: Казансуның уң ярында Универсиада-2013 өчен түбәндәге объектларны төзергә карар иткәннәр: 41 мең урынга исәпләнгән футбол стадионы һәм спортның су төрләре сарае (йөзмә күпер тирәсендә).
Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эмиль Хөснетдинов хәбәр иткәнчә, төзелеш һәм төзекләндерүгә 78 га мәйдан бүлеп биреләчәк, шуның 8 процентында гына турыдан-туры төзелеш эшләре алып барылачак, ә калган 92 процентында (ягъни 72 га җирдә) төзекләндерү эшләре (елга юлын чистартып, яр буен төзекләндерү; ял итү зоналарын булдыру; 35 мең агач утырту) алып барылачак.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендәге Экология проблемалары институтының гидрология лабораториясе мөдире Асия Горшкова шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Универсиада объектларын төзү һәм елганың яр буе зонасын төзекләндерү аркасында Казансу елгасы суының сыйфаты һәм экологик хәл начараю куркынычы булмавын әйтте. Аның фикеренчә, бу, киресенчә, Казансу төбен чистарту, елганың су агышын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк. Төзелеш Куйбышев сусаклагычына да бернинди зыян китермәячәк.
Эмиль Хөснетдинов журналистларга якын арада (бу җәйдә) Казансу елгасы тирәсендәге инфраструктураның үзгәрүенә багышланган ачык тыңлаулар үткәрү һәм, экспертлар буларак, табигатьне саклау оешмаларын, экология белгечләрен җәлеп итү күздә тотылуын әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз