Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты Рәисе Касым-Жомарт Токаевым һәм Сенат әгъзалары белән очрашты.
"Күп тармакларда Казахстан партнеры булган республика Президентын Астанада күрергә хыялланган идем, - дип сәламләде ТР Президентын Касым-Жомарт Токаев. – Сез Казахстанда татар мәдәният эшлеклеләре, галимнәр булганын беләсез инде. Безнең охшаш якларыбыз күп: тел, мәдәният, менталитет һәм без Россия Федерациясенең мөһим өлеше булган Татарстан белән мөнәсәбәтләребезне бик югары бәялибез".
"Мин Ашхабадта очрашуыбызны җылы хисләр белән искә төшерәм, сезнең чыгышыгыз бик кызыклы иде. Татарстанның уңышлы үсеп баруына, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында, фән, спорт һәм инновацияләр өлкәләрендә югары күрсәткечләргә ирешеүенә мин шат", - дип билгеләде Касым-Жомарт Токаев. Очрашу дәвамында ул кыскача Казахстан Парламенты төзелеше һәм парламентара хезмәттәшлек турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Россия белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен ассызыклады һәм Казахстан Парламентында ватандашларның эшен уңай бәяләде. ТР Президенты иртән узган бизнес-форум һәм Казахстанда Татарстан Республикасы Мәдәнияты көннәренә багышланган бәйрәм чаралары турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Казахстанның индустриаль парклар өлкәсендәге проектларын югары бәяләде. "Безгә бизнесыбызны, - дип әйтте ул, - үзара товар алышыну өлкәсендә интеграцияләү генә түгел, ә Казахстанда Татарстан бизнесы эшләвенә ирешү бик мөһим. Хәзерге вакытта “Алабуга” МИЗ территориясендә төрек компанияләре 6 завод төзи, аларның инвестицияләре 1,5 миллиард доллар тәшкил итә. Казахстан - углеводород чималын җитештерүчеләрнең эресе, бу өлкәдә уртак проектларны булдырырга кирәк”.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Касым-Жомарт Токаевка һәм Парламент әгъзаларына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанга җавап визит белән килергә чакырды.