Илдар Халиков ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллективына Владимир Леоновны тәкъдим итте

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының төп бурычы булып яңа министр җитәкчелегендә республикада спортны үстерү кала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык колллективына яңа җитәкче -Владимир Леоновны тәкъдим иткәндә белдерде.

Илдар Халиков министрлык хезмәткәрләренә кадрлар үзгәреше турында хәбәр итте. Министрлыкның элеккеге башлыгы Рафис Борһанов эшкә Татарстан Дәүләт Советына күчә, ә аның урынына, 2013 елга кадәр Универсиада дирекциясен җитәкләгән, Владимир Леонов килә.

Татарстан Президенты һәм үз исеменнән Илдар Халиков башкарган эшләре өчен Рафис Борһановка рәхмәт белдерде. “Аның министр буларак эшчәнлек вакыты озак булмады, ләкин эшләрнең иң тыгыз вакыты булды”, - дип ассызыклады ул.

Хөкүмәт башлыгы Рафис Борһановны шулай ук бөтен республика буенча спорт мәйданчыклары төзелеше программасы инициаторларының берсе, дип атады.

ТР Премьер-министр сүзләренчә, Рафис Борһанов Дәүләт Советында иң әһәмиятле комитетларның берсе җитәкчесе булачак, шуңа бәйле ул аңа яңа эшендә уңышлар теләде.

Илдар Халиков яңа министрны тәкъдим итте, һәм Владимир Леоновның спорт министры итеп билгеләнүе турында ТР Президенты указын укыды һәм аңа символик министр портфелен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International