Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Сергей Дмитриев билгеләнде
2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстанның Кукмара районы Советының чираттан тыш 37 нче сессиясе узды. Утырышта район башлыгы һәм район Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, районның башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләре вакытыннан алда тәмамлану, әлеге вазифаны биләүгә конкурс игълан итү, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручыны билгеләү мәсьәләләре тикшерелде. Сессия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
14 сентябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре буенча, “Бердәм Россия” партиясе исемлеге составында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган иде.
Илдар Халиков "Бөтен гомерен район үсешенә багышлаган җитәкче буларак Рауил Рәхмәтуллин халык хуҗалыгының һәр тармагында якты эзен калдырып китә. Ул районны җитәкләгән елларда күпме торак йортлар, социаль-көнкүреш объектлары сафка басты, искеләре капиталь төзекләндерелде, юллар төзелде. Елына өч балалар бакчасы төзегән район да бер сез генә булдыгыз. Кукмаралылар Универсиада объектлары коруга зур өлеш керттеләр. Барлык спорт, мәдәни-сәнгать чараларында актив катнашасыз. Эре сәнәгать предприятиеләрегез бөтен илгә танылды. Авыл хуҗалыгында барлык күрсәткечләр буенча беренче бишлеге сафында барасыз. Эшмәкәрлек чәчәк ата. Боларның барысында да район җитәкчелегенең оештыру сәләте, халык белән уртак тел табып эшли белүе чагыла. Республика парламентына аның кебек тәҗрибәле, белемле депутатлар кирәк", - дип ассызыклап үтте район башлыгының эшен бәяләп.
Ә Рауил Рәхмәтуллин, үз чиратында, республика җитәкчелегенә, район халкына олы рәхмәтен белдерде. "Зоотехниктан район башлыгына кадәр төрле вазифаларда 43 ел хезмәт куйдым. Шунысына сөенәм: һәрберсендә башкарган эшем уңай нәтиҗә бирде. Һәрдаим республика җитәкчеләренең ярдәмен, хәерхаһлы карашын, ышанычын тойдым. Ә район халкы һәр башлангычны күтәреп алып, бердәм булып, алдыбызга куелган бурычларны тормышка ашырды. Киләчәктә дә районны даны югары йөрсен иде. Яңа җитәкчегә зур уңышлар телим", - дип, үзеннән соң килгән җитәкчегәхәер-фатихасын бирде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфалары моңа кадәр “Восток” ширкәтенең генераль директоры булып эшләгән Сергей Дмитриевка йөкләнде. Аның исеме дә район халкына яхшы таныш. Кыска гына вакыт эчендә ул икътисади яктан авыр хәлле хуҗалыкны аякка бастырды. “Восток”ның матди-техник базасы ныгыды, продукция җитештерү күләме артты. 800 мал сыешлы мега-ферма төзелү дә хуҗалык җитәкчеләренең алга карап эшләүләрен, заман куйган таләпләргә яраклаша белүләрен күрсәтә. Сергей Дмитриев чыгышында үзенә ышаныч күрсәткән республика, район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Шулай ук район Советы депутатлары муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин вәкаләтләрен дә вакытыннан алда туктаттылар һәм әлеге вазифаны биләүгә конкурс игълан иттеләр.
Белешмә өчен: Рауил Рәхмәтуллин Кукмара районы белән 2005 елдан башлап идарә итте. Райнур Нотфуллин башкарма комитет җитәкчесе вазифасына 2012 елда билгеләнгән иде.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз