Татарстан делегациясе Казахстанда өч килешү имзалаган

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе

Узган атнада 770 кешедән торган Татарстан делегациясе Казахстанда булып кайтты. Татарстанлылар Казахстан вәкилләре белән сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде.

ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сүзләренчә, Казахстанда Татарстан көннәре вакытында Татарстаннан 29 оешма вәкиле барган. Алар арасында “КАМАЗ” ААҖ, “Татнефть” ААҖ, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ, “Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге заводы” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ һ.б. бар. Программа кысаларында, Татарстанның сәнәгать һәм инвестиция мөмкинлекләрен күрсәткән күргәзмә оештырылды.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Казахстан арасында нефть эшкәртү, урман утырту, яңа технологияләр эшләү һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылган килешүләр төзелгән. Бу хакта бүген Казахстанда Татарстан көннәре уздыруга багышланган ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Равил Зарипов хәбәр итте.

“Казахларны химия,нефть эшкәртү технологияләре, полимерлар, полиэтилен җитештерү, машина төзү сәнәгате, урман утырту технологияләре, агач эшләнмәләре кызыксындыра”, - диде ул. Аның сүзләренчә, Татарстан питомникларында үстерелгән агач үсентеләре киләчәктә Казакъстанга җибәреләчәк.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов сүзләренчә, Татарстаннан Казакъстанга барлыгы 15 тоннадан артык ризык (сөт, ит, яшелчә продуктлары) алып барылган булган. Бәяләрне Казахстан вәкилләре белән сөйләшеп куйганнар. “Ярминкәгә алып барылган ризыкларның берсе дә калмады, сатылып бетте. Анда якынча 10 меңләп кеше катнашты. Безнең продукцияне чират торып алдылар”, - диде министр урынбасары.

Николай Титов хәбәр иткәнчә, якын арада Казахстанда ит эшкәртү буенча зур предпреятие төзелеп бетәчәк һәм хәзер Татарстаннан Казахстанга ит җибәрү буенча сөйләшүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International