Татарстан Президенты Калуга өлкәсе губернаторы белән очрашты

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда уздырылды, анда өлкә делегациясе «Кастамону Энтегре» заводын ачу тантанасында катнашу өчен килде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Артамонов ике регионның хезмәттәшлеге перспективалары буенча, аерым алганда, махсус икътисадый зоналарны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстан Президенты һәм Калуга өлкәсе губернаторы делегациясе белән бергәләп «Форд Соллерс» компаниясе заводында булдылар. Бу предприятиенең эш тәҗрибәсе Калуга өлкәсе өчен дә кызыклы, анда да автомобиль төзелеше кластеры бар.

Соңрак Анатолий Артамонов «Кастамону Энтегре» заводын ачу тантанасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International