Татарстан һәм «Лукойл» компаниясе арасында ныклы, төрле өлкәләрдә үзара файдалы мөнәсәбәтләр, һәм бу мөнәсәбәтләр уңышлы үсә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Лукойл» ААҖ Президенты Вахит Алекперов белән очрашуда белдерде. Казан Кремлендәге очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республиканың күп вәкилләре «Лукойл»да эшли, ә компаниянең Татарстандагы вәкиле - «РИТЭК» кече нефть компаниясе. «Бүген «Лукойл» - иң югары технологияле компанияләренең берсе, без моны Татарстанда «РИТЭК» компаниясенең эше буенча күрәбез, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Без сезнең алдынгы тәҗрибәгезне өйрәнәбез».
«Безнең инде уңай мөнәсәбәтләр һәм очрашулар гадәте бар, һәм мондый элемтәләрне саклап калу мөһим», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты «Лукойл» башлыгына.
Компания «Татнефть» ААҖ белән дә хезмәттәшлек итә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Лукойл» һәм «Татнефть»кә, федераль дәрәҗәдә нефтьчеләр мәнфәгатьләрен яклау өчен, бергә эшләргә кирәк, бигрәк тә авыр чыгарыла торган нефть запасларына льготалар алу мәсьәләсендә.
«Лукойл» - Татарстанның сәнәгать предприятиеләренә эре заказлар бирүче дә әле. Р.Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2012 елда компаниянең Татарстанда сатып алулар күләме 1,6 млрд. доллар булса, 2013 елда 2 миллиардка җитте. «Лукойл» исә «Түбән Кама нефть химиясе» һәм «Казаноргсинтез»га зур күләмдә сыекландырылган газ китерә.
«Лукойл» составына кергән «РИТЭК» кече нефть компаниясе Татарстанда уңышлы үсә – елның беренче яртысында үсеш темплары – 6%, ә ел нәтиҗәләре буенча 1 млн. тонна чиген үтү көтелә.
Рөстәм Миңнеханов искәткәнчә, республика территориясендә югары сыйфатлы бензин сатучы «Лукойл» автозаправкалары челтәре бар. ТР Президенты компаниягә, үз челтәрен киңәйтү өчен, Татарстан компанияләренең зыянлы заправкаларын алуны тәкъдим итте.
Компания социаль өлкә үсешенә дә зур өлеш кертә. Татарстан Президенты «РИТЭК» ААҖ «Лукойл» хәйрия фонды белән ел саен уздыра торган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсын югары бәяләде. «Шул рәвешле компания безнең республика территориясендә яхшы эшләр эшли торган кешеләргә ярдәм итә», - дип әйтте ул.
Татарстан Президенты «Лукойлның» Болгар һәм Свияжскны торгызуга керткән өлешен дә билгеләп үтте.
«Без «Лукойл»ны күп юнәлешләр буенча стратегик партнерыбыз дип саныйбыз», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
«Лукойл» ААҖ Президенты Вахит Алекперов үз чиратында белдергәнчә, Татарстан һәм «Татнефть» белән компаниянең мөнәсәбәтләре дәвамлы һәм системалы, шуңа күрә җитәкчеләргә очрашып торырга һәм төрле өлкәләрдә багланышлар мәсьәләләре турында фикер алышырга тиешләр.
Аерым алганда, Вахит Алекперов «Татнефть»кә Россинең төрле төбәкләрендә ягулык белән алышыну мөмкинлеген каравны тәкъдим итте.
«Лукойл» башлыгы сүзләренчә, компания җиһазлар сатып алу буенча республиканың партнеры булырга һәрвакыт әзер. «Казаннан алынган компрессорлар безнең җитештерүнең нигезен тәшкил итә, без җитештерүче белән әлеге машиналарны камилләштерәбез, һәм хезмәттәшлек дәвам итер дип өметләнәбез», - дип белдерде В.Алекперов.
Ул билгеләгәнчә, «Татнефть» һәм «Лукойл»ның югары үзле нефть чыгару буенча тәҗрибәләре һәм федераль дәрәҗәдә нефтьчеләр мәнфәгатьләрен яклау буенча тәҗрибәләре бар. «Үз вакытында без, мондый нефть чыгаруга льготалар алу өчен, эшебезне берләштергән идек, һәм бу үсешкә көчле этәргеч бирде, - дип искәртте Вахит Алекперов. – Бүген бу эшне яңадан эшләргә кирәк».
Очрашу ахырында «Лукойл» белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча план имзаланды. Документка Вахит Алекперов һәм Рөстәм Миңнеханов кул куйдылар.
Журналистларга биргән интервьюсында Вахит Алекперов хәбәр иткәнчә, компания Татарстанда актив үсү планын раслаган, киләсе елга инвестицияләр күләме икеләтә арту каралган. «Татарстанга инвестицияләр күләме 5 млрд. сум тирәсе булачак, - дип белдерде В.Алекперов, - Быелгы белән чагыштырганда, икеләтә диярлек артык».