Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре кысаларында «TOS KURIM» («Тос Куржим») станоклар төзү предприятиесендә булды.
"TOS KURIM" (ALTA предприятиеләр төркеменә керә) – фрезер, бер максатлы һәм махсус станоклар, шулай ук автомат эшкәртү линияләре әзерләүче иң эре предприятие.
Куржим (Чехиянең Көньяк Моравия крае) шәһәрендә урнашкан бу заводка 1942 елда нигез салынган. Ачылганнан бирле заводта 83 меңнән артык станок, 60 автомат линиясе, 3500 бер максатлы һәм махсус станоклар җитештерелгән.
Хәзерге вакытта фирманың җитештерү ассортиментына эре фрезер станоклар һәм корпус детальләре өчен эшкәртү үзәкләре керә.
Станокларның төп өстенлеге үз конструкцияләренең алмашына торган фрезер очлыкларын кулланудан гыйбарәт.
Фирма чыгара торган станоклар бөтендөньяга мәгълүм җитештерүчеләр тарафыннан эшләнгән һәм өр-яңа идарә системалары белән җиһазландырылган. Шуңа күрә дә “TOS KURIM” Чехия Республикасында иң атаклы җитештерүче дип санала.