Бүген Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадалары кысаларында «Аппаратлар Кубогы» спартакиадасы уздырылды.Татарстан Республикасы буенча ЭЭМнең Мирный поселогындагы базасында төрле спорт ярышларында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре ярышты. Ярышларны Татарстан вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы Васил Шәйхразыев ачып җибәрде, бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бу традицион спартакиаданың спорт ярышлары арасында – пневматик винтовкадан ату, волейбол, дротиклар ату, велосипедта фигуралы йөрү һәм башкалар. Ярышлар йомгаклары буенча шәхси һәм команда зачетларында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Гомуми команда зачетында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җиңү яулады.
Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Бу традицион спартакиада безне берләштерә, безгә спорт мәйданчыкларында очрашырга һәм аралашырга мөмкинлек бирә, - диде Татарстан Республикасы Президенты, Спартакиадада катнашучыларны сәламләп. – Ачык һавада спорт белән шөгыльләнү, билгеле инде, сәламәтлекне дә ныгыта».