«Алабуга» махсус икътисадый зонасының Күзәтү советы МИЗ резиденты булырга теләгән ике компания проектын хуплады. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Күзәтү советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, хәзерге вакытта «Алабуга»МИЗда 42 резидент теркәлгән, игълан ителгән инвестицияләр сумасы 109 млрд. сум, шулардан 71 млрд. сумы инвестицияләнгән инде. 4500 эш урыны булдырылган, МИЗда барлыгы 107 млрд. сум продукция чыгарылган.
Amur Sirius Кытай компаниясе өлеше булган «Солар Системс» Россия компаниясе «Алабуга» МИЗдаполикремнийдан ясалган кояш батареяләре чыгара торган завод ачарга планлаштыра.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.