Бүген Татарстан Республикасы Казакъстанның Кызыл Урда һәм Атырау өлкәләре белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде. Килешүләргә бүген Россия белән Казахстанның XI региональара хезмәттәшлек форумы кысаларында Атырау шәһәрендә имза салынды. Документларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Кызыл Урда өлкәсе ягыннан Татарстан белән хезмәттәшлек турында килешүгә өлкә хакиме Кырымбәк Кушербаев имза салды.
Үз чиратында Татарстан белән Атырау өлкәсе арасындагы килешүләргә имза салуда өлкә хакиме Бактыхуҗа Измөхәмбәтов катнашты. Бу килешүләр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев барында төзелде.