2 октябрьдән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Согуд Гарәбстаны Корольлегендә була.
5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк визит кысаларында эшлекле даирә вәкилләре һәм ил җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган.
Моннан тыш, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм Согуд Гарәбстаны Короле Абдалла бән Әбдел Азиз чакыруы буенча Татарстан Президентының изге урыннарга баруы да каралган.