Татарстанда 2014 елда күп фатирлы йортлар программасы буенча башкарылган эшләр күләме 99 процент тәшкил итә

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында торак фондка һәм социаль өлкә объектларына җылылык бирү һәм аңа әзерләнү барышы турында бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды, аны бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
ТР төзелеш министрлыгы 16 сентярьдән котельняларны эшләтеп җибәрүне, торак йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга җылылык бирүне тәүлек саен мониторинглый, дип билгеләде Ирек Фәйзуллин.

2014 елда күп фатирлы йортларны ремонтлау программасына килгәндә, анда 40 муниципаль берәмлек катнаша, яки 793 күп фатирлы йорт. ДТИ мәгълүматлары буенча капремонт эшләре бөтен йортларда да алып барыла. 793 йортның 791ндә эшләр тәмамланган, ДТИ тарафыннан эшләр 35 муниципаль берәмлектәге 378 йортта кабул ителгән.

ДТИ мәгълүматлары буенча башкарылган эшләр күләме 4 млрд. 641 млн. сум тәшкил итә ( 4 млрд. 683,77 млн. сумнан, ягъни 99,09%).

Мәктәпләрне капиталь ремонталу программасы буенча эшләр бөтен 45 муниципаль берәмлектә тәмамланган, 2014 елда программага кергән бөтен 159 гомуми билем учреждениеләрендә. Бирелгән акчаларның 100% кулланылган (2,55 млрд. сум).

Авыл торак пунктларында яктыртуны торгызу программасы 2014 елда республикада тулысынча башкарылган (675 объект). Акчаларның 100% кулланылган (225 млн. сум).

Республикада участок ветеринария пунктларын төзү һәм ветеринар берлекләр һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен капиталь ремонталу кысаларында 2014 елга планлаштырылган барлык 44 объект төзелгән һәм гамәлгә кертелгән, бөтен 34 объектта капиталь ремонт тәмамланган.

Ирек Фәйзуллин шулай ук «Уңайлы мохит» программасы, мәктәпләрне уңайлы итү турында хәбәр итте (программа буенча 2014 елда 42 муниципаль берәмлектә 104 мәктәп адаптацияләнә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International