Рөстәм Миңнеханов Казанда милли мәгариф үзәгендә булды

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда оештырылган беренче милли мәгариф үзәгендә булды. Казанның 2 нче татар гимназиясе базасындагы әлеге үзәк буенча экскурсиядә Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.


Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясе быелның 1 сентябреннән алып яңа статуста – Милли мәгариф үзәге статусында эшли. Үзәкнең төп үзенчәлеге – ана телендә белем алуның өзлексез булуын гамәлгә ашыру, ягъни балалар бакчасыннан алып югары уку йортын тәмамлаганчы халыкның тарихы,традицияләре һәм мәдәнияте нигезендә белем алу. Гимназия Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, Казан федераль университетының ана телендә белем алуны оештыру тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату буенча ресурс үзәге булачак.


Татарстан Президентына бүген мәктәптәге музей бүлмәләрен, шул исәптән Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган экспозицияне күрсәттеләр. Монда мөхтәрәм кунакларга XIX гасырның кайбер экспонатларын да тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, мәктәптә 400 берәмлеккә якын татар рәсем сәнгате һәм скульптурасы үрнәкләре дә саклана, шуларның бер өлешен бүген Татарстан Президенты да карады.


Актлар залында мөхтәрәм кунаклар өчен балалар иҗат коллективы чыгышы оештырылган иде, ә спорт залында милли көрәш осталары бил алышты.


Татарстан Президенты ашханәдә булды, укучыларга тәкъдим ителә торган ризыкларның төрлелеге белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International