Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер указларга имза салды. Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 6 октябрендәге ПУ-964 номерлы Указы белән Айрат Шәфигуллин Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре итеп билгеләп куелды.Моңарчы Айрат Шәфигуллин Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфасын биләгән иде.
Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 6 октябрендәге ПУ-965 номерлы Указы белән Эльмира Зарипова Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфасына билгеләп куелды. Моңарчы ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) башлыгы булып эшләде.
Белешмә өчен:
Айрат Радин улы Шәфигуллин 1965 елның 15 сентябрендә Казанда туган. 1990 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган (икътисадчы), 2003 елда – Г.В. Плеханов ис. Россия Икътисад академиясен (эшлекле администрацияләү остасы). Икътисад фәннәре кандидаты.
Түбәндәге вазыйфаларны биләгән:
1995-1995 еллар – Казан шәһәре администрациясенең торак мәйданын исәпкә алу, тикшереп тору һәм бүлү бүлеге башлыгы урынбасары;
1995-1997 еллар - Казан шәһәре Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары;
1997-1998 еллар - Казан шәһәре администрациясенең финанс идарәсе башлыгы;
1998-2007 еллар – Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе;
2007-2014 еллар - Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры;
2014 елның 6 октябреннән - Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре.
Эльмира Әмир кызы Зарипова 1974 елның 24 апрелендә Казанда туган. 1996 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган (тарих укытучысы), 2002 елда - П.А.Столыпин ис. Идел буе дәүләт хезмәте академиясен (дәүләт һәм муниципаль идарә), 2011 елда – Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясен (юриспруденция, юрист). Педагогика фәннәре кандидаты.
Түбәндәге вазыйфаларны биләгән: :
1999-2000 еллар - Зеленодольск районы һәм Зеленодольск шәһәре администрациясенең оештыру бүлеге әйдәүче белгече;
2000-2001 еллар - Зеленодольск районы һәм Зеленодольск шәһәре администрациясенең мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге мөдире;
2001-2005 еллар - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты социаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары;
2005-2007 еллар – Татарстан Республикасы социаль яклау министрының беренче урынбасары;
2007-2008 еллар - Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары;
2008-2008 еллар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты граждан хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы;
2008-2014 еллар - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты граждан хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы;
2014 елның 6 октябреннән - Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры.